РусТатEng
КАМАЛЛЫЛАР - МУСА ҖӘЛИЛ ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ КАМАЛЛЫЛАР - МУСА ҖӘЛИЛ ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ

КАМАЛЛЫЛАР - МУСА ҖӘЛИЛ ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ

Бүген Зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре тапшырылды. Комиссия карары нигезендә быел премиягә Камал театры артистлары - Татарстанның атказанган артисты Илнур Закиров һәм оркестр артисткасы Динә Закирова лаек булды.
Горурланабыз һәм Илнур белән Динәне мактаулы исемнәре белән ихластан котлыйбыз!
М.Җәлил исемендәге Республика премиясе ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә 2 елга бер мәртәбә сәнгать, фән, мәгариф өлкәсе үсешенә, яшьләр проектларын тормышка ашыруга зур өлеш кертүче 4 кешегә бирелә.
Дүшәмбе 15.02.2021
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра