РусТатEng

КАМАЛЛЫЛАР НАИЛ ӘЮПОВНЫ ИСКӘ АЛДЫ (ФОТОРЕПОРТАЖ)


Кичә, 7 сентябрьдә, Мөслим районы Мәдәният йортында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюповны искә алу кичәсе булды. Кичәдә Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова данлыклы артист хакындагы истәлекләре белән бүлеште. Шулай ук әлеге чарада Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артистлары Фирая Әкбәрова, Әсхәт Хисмәтов, Фоат Әбүбәкеров, Татарстанның атказанган артисты Әхмәт Кәримов, Ирек Кашапоа һәм Динә Закирова катнашты. Алар башкаруында шигырьләр, җырлар, музыкаль номерлар яңгырады.  


***

Әюпов Наил Галимулла улы (1936-2008)

Артист. Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында туа. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрына эшкә алына. Тавышлы җырчы артист буларак, музыкаль спектакльләрдә төп рольләрне башкара. Көчле драматизм һәм ташып торган сәхнә темпераментына ия, образлары гаҗәеп тормышчан; гадилеге, ышандыру көче белән җәлеп итә.

Рольләре: Булат — «Зәңгәр шәл», Исмәгыйль — «Сүнгән йолдызлар», Рамазан — «Назлы кияү» (К.Тинчурин); Ризван — «Күк капусы ачылса» (Х.Вахит); Миркәй — «Миркәй белән Айсылу» (Н.Исәнбәт); Фәхри — «Тирән тамырлар» (Г.Ибраһимов буенча); Мәхмүт — «Шамил Усманов» (А.Гыйләҗев, А.Яхин); Амур — «Диләфрүзгә дүрт кияү», Хәйрулла — «Без китәбез, сез каласыз», Ишми — «Ат карагы», Нурислам — «Хушыгыз!», Ислам — «Илгизәр + Вера» (Т.Миңнуллин); Кол Гали — «Кол Гали» (Н.Фәттах); Мәгънәви - «Синең урыныңа кайттым» (Р.Хәмид); Миңлебаев — «Су төбендә сөйгәнем», Садри — «Кишер басуы» (3.Хәким); Нугай би — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин); Энгстран — «Өрәкләр» (Г.Ибсен); Сөләйман — «Яра» (А.Гыйләҗев, М.Гыйләҗев) һ.б.

Татарстанның халык артисты — 1987

Россиянең атказанган артисты — 1999 ел

Пәнҗешәмбе 08.09.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра