РусТатEng

КАМАЛЛЫЛАР САЛИХ СӘЙДӘШЕВ МУЗЕЕ АЧЫЛУДА КАТНАШТЫЛАР

Кичә, Халыкара музейлар көнендә, Татарстанның Биектау районы Ибрә авылында бөек татар композиторы, татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәшевнең музее ачылды. 
Чарада Камал театры артистлары катнашты: Татарстанның халык артистлары Фуат Әбүбәкеров һәм Татарстанның атказанган артисты Әхмәт Кәримов бөек композиторның җырларын башкардылар, Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗанова нәфис сүз белән чыгыш ясады, ә театрның яшь актерлары Ришат Әхмәдуллин һәм Гүзәл Гөлвердиева К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзекләр күрсәттеләр. 
Җомга 19.05.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра