РусТатEng

КАМАЛЛЫЛАР ТУФАН МИҢНУЛЛИННЫ ИСКӘ АЛДЫ (ФОТОРЕПОРТАЖ)

2016 елның 25 августында данлыклы татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга 81 яшь тулган булыр иде. Шушы истәлекле көн уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тамашачыларга “Җанкисәккәем” һәм “Бабайлар чуагы” спектакльләрен тәкъдим итте. “Җанкисәккәем” спектакле Камал театрының Зур сәхнәсендә уйналса, И.Зәйниевнең “Бабайлар чуагы” комедиясе драматургның туган ягында - Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында үтте. 
Камаллылар шулай ук Туфан Миңнуллинның йортында да булдылар. Әлеге йортка “ТАТТЕЛЕКОМ” җәмгыяте тарафыннан күптән түгел ремонт ясалган иде. 
Пятница 26.08.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра