РусТатEng

КАМАЛЛЫЛАР ЯШЕЛ ҮЗӘН РАЙОНЫНДА ИҖАДИ ОЧРАШУДА КАТНАШТЫ

Кичә, 8 апрельдә Яшел Үзән районы Васильево бистәсе Мәдәният йортында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актерлары белән иҗади очрашу узды. Чара Камал театрының 110 еллыгын билгеләп үтү кысаларында үткәрелде. 
Беренче итеп камаллылар авыл мәчетенә керделәр. Алга таба Мәдәният йортында театраль программа күрсәтелде. Кичәне сәламләү сузләре белән Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров башлап җибәрде. "Диляфруз-remake" һәм "Хуҗа Насретдин" спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде. Музыкаль һәм бию номерлары белән театрының яшь актерлары Ирек Кашапов, Раил Шәмсуаров, Гүзәл Гөлвердиева, Артур Шайдуллин, шулай ук Татарстанның атказанган артисты Әхмәт Кәримов һәм Динә Закирова чыгыш ясадылар. Кичәне Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша алып барды.
Воскресенье 09.04.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра