КАМАЛЛЫЛАР ТАССР ОЕШУГА 100 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН ТАНТАНАЛЫ ЧАРАДА КАТНАШТЫЛАР
Кичә, 19 декабрьдә, «Казань Экспо» күргәзмәләр үзәгендә (И.Шакиров исемендәге концертлар залы) ТАССР оешуга 100 тулуга багышланган тантаналы чара үтте.
Камал театры артистлары концерт программасында да катнаштылар һәм кунак буларак та чакырулы иделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиевкә "ТАССР оешуга 100 ел" дигән Татарстан Республикасының яңа дәүләт бүләген тапшырды.