РусТатEng

КАЗАН КРЕМЛЕНДӘ КАМАЛ ТЕАТРЫ АКТЕРЛАРЫ БЕЛӘН ИҖАДИ ОЧРАШУ УЗДЫ


12 гыйнварда 15:00 сәгатьтә Татарстанның дәүләтчелек тарихы музеенда "Татар мәдәни коды: беренче татар театрына 110 ел" күргәзмәсе кысаларында  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актерлары белән иҗади очрашу узды.

Очрашуда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев, Россиянең халык артисткасы Венера Шакирова катнаштылар. 
Музей киңлегендә артистлар белән аралашу барлык катнашучыларда зур тәэсир калдырды. Танылган сәхнә осталары иҗат юллары һәм татар театрының тарихы белән таныштырдылар, гади тамашачыга җиткерелми торган сәхнә арты серләрен ачтылар.
Пәнҗешәмбе 12.01.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра