РусТатEng

КАЗАНДА "ҺӨНӘР" ФЕСТИВАЛЕ БАШЛАНДЫ (ФОТО, ВИДЕО)


Бүген, 19 ноябрьдә,  Казанда VIII "Һөнәр" Бөтенроссия яшь режиссурасы фестивале үз эшен башлап җибәрде.
Фестиваль Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов, фестивальнең кураторы Олег Лоевскийның кереш сүзләре белән ачылды.

Фестивальне танылган Латвия һәм Россия режиссеры, МХТ театры режиссеры, А.А. Брянцев исемендәге Яшь Тамашачылар театрының сәнгать проектлары җитәкчесе Адольф Шапиро (Мәскәү) мастер-классы дәвам итте.
Бүген фестиваль кысаларында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында "Көтәм сине..." һәм "Угол" иҗат лабораториясендә "Карина и Дрон" спектакльләре күрсәтелә.

ФЕСТИВАЛЬ ПРОГРАММАСЫ: http://kamalteatr.ru/project_titles/5?locale=tat

Суббота 19.11.2016
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра