КАЗАНДА «ҺӨНӘР» ФЕСТИВАЛЕ ТӘМАМЛАНДЫ (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Казанда “Һөнәр” VIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале тәмамланды.
Фестивальнең җиденче көнендә 2 спектакль күрсәтелде: "Медея/Коллаж" һәм "Ревизор".
Исегезгә төшерәбез, VIII «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале Казанда 19-25 ноябрькөннәрендә узды. Быелгы фестиваль кысаларында беренче тапкыр Татарстаннан һәм якынтөбәкләрдән килгән яшь режиссерлар спектакльләреннән торган традицион программадан тыш, Россиянең әйдәп баручы педагогларының мастер-класслары үтте.