РусТатEng

КАЗАНДА “НӘҮРҮЗ” ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ БАШЛАНА (ФОТО, ВИДЕО)

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Төрки халыкларның XIII Халыкара “Нәүрүз” театр фестивале ачылышына багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгать һәм сәнгать белеме бирү бүлеге мөдире Дилия Хәйретдинова, фестивальнең сәнгать җитәкчесе һәм Г.Камал исемендәге ТДАТның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Саха (Якутия) Республикасының мәдәният һәм рухи үсеш министрының урынбасары Владислав Левочкин һәм «Реальный театр» Бөтенроссия фестивале директоры, Екатеринбург Яшь тамашачылар театры директоры урынбасары, театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский катнаштылар.

Фестивальдә Россия, Казахстан, Эстониядән килгән 17 театр катнаша. Фестивальнең махсус кунагы - R.A.A.А.M. Эстония театры. Унөченче тапкыр уздырыла торган фестиваль Якутия теар сәнгатенә багышлана һәм Казанда 300дән артык катнашучы җыя.

 “Нәүрүз” фестивале безнең өчен – ул зур шатлык, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән кунаклар белән аралашу бәйрәме, - дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Дилия Хәйретдинова. – Фестиваль театр сәнгатенең соңгы казанышлары белән танышырга һәм үзебезнең театрларны күрсәтергә мөмкинлек бирә”.

Фестивальне оештыручылар: Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге ярдәме белән Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге.

Саха (Якутия) Республикасының мәдәният һәм рухи үсеш министры урынбасары Владислав Левочкин Якутия театр сәнгатенең “Нәүрүз”дә тәкъдим ителәчәк спектакльләре һәм фестивальгә озаклап әзерләнүләре хакында сөйләде.

 “Нәүрүз” фестивале безнең өчен зур театр дөньясына тәрәзә булды, аның ярдәмендә безнең режиссерлар Республикабыздан читтә таныла алдылар, - дип сөйләде министр урынбасары. – Без әлеге фестивальдә Якутиянең театр коллективларын сыйфатлы һәм масштаблы итеп тәкъдим итү өчен ике ел тырышып әзерләндек. Фестиваль Республикабызның күптөрлелеген күрсәтергә мөмкинлек бирер һәм тамашачыларга спектакльләребез хуш килер дип өметләнеп калам”.

Якутиядән килгән спектакльләр “Нәүрүз” фестивалендә якут телендә бара һәм синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә.

Владислав Левочкин якутия театр сәнгатенең һәм татар театрының яшьтәшләр булуын да искәртте. Былтыр якут театры 110-еллык юбилеен билгеләп үтте.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев сүзләре буенча фестиваль ел саен Россия һәм Европа театр эшлеклеләре игътибарын җәлеп итә.

Быелгы фестиваль афишасына Камал театрының 2 спектакле кергән: Айдар Җаббаров сәхнәләштергән “Агыла да болыт агыла” һәм Георгий Цхвирава куйган “Җилкәнсезләр” спектакльләре. Фәрит Бикчәнтәев әлеге спектакльләрнең ни өчен сайлануларын аңлатты:

 “Шәкертебез, ГИТИС студенты Айдар Җаббаровның “Агыла да болыт агыла” спектакле безнең өчен яңа режиссер исемен ачу булып тора”, - дип билгеләп үтте фестивальнең сәнгать җитәкчесе. - Икенче әсәр, - Фәрит Бикчәнтәев сүзләре буенча, - мәдәниятләр һәм карашлар киселеше. – Режиссер Цвирава татар халкының иң авырткан темаларының берсе – сугыш вакытындагы репрессияләрне чагылдырган татар классигы Кәрим Тинчуринның иң көчле әсәрен - “Җилкәнсезләр” пьесасын сәхнәләштерде”.

“Мин күп фестивальләрдә булам, үзем дә театр форумнары җитәкчесе буларак эшлим һәм “Нәүрүз” минем өчен иң мөһим фестивальләрнең берсе, - дип билгеләп үтте “Реальный театр” фестиваленең директоры, Екатеринбург Яшь тамашачылар театры директоры урынбасары, театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский. – Минемчә, иң актив театр тормышы Татарстанда һәм Якутиядә бара”.

Олег Лоевский Якутия режиссеры Сергей Потапов  һәм Эстония продюсеры Мярт Меосның да узган “Нәүрүз” фестивалендә танышуларын искә алды: “2 ел узды һәм без якут режиссерының эстон классикасы буенча Эстониядә куйган спектаклен күрү бәхетенә ирешәчәкбез”.

Фестивальнең махсус кунагы - R.A.A.A.M эстон театры спектакле соңгы көндә – 9 июнь, 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге ТДАТның Зур сәхнәсендә уза.

Матбугат конференциясендә катнашучылар фестивальнең төп максаты – мәдәниятләр диалогы һәм бәйләнеше турында сүз алып бардылар. Фестиваль кысаларында, 8 июньдә 16.00 сәгатьтә АКШтан килгән сәнгать белгече, фәннәр кандидаты Тавии Ля Фолеттның мәдәниятләр бәйләнеше турында лекциясе узачак.

Төрки халыкларның XIII "Нәүрүз" Халыкара театр фестиваленең ачылу тантанасы бүген 21.00 сәгатьтә Кабан күле буендагы амфитеатрда. Фестиваль Казанда июньнең 5еннән 9ына кадәр уза. Спектакльләр Казанның 5 театраль мәйданында: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында (Зур һәм Кече сәхнә), К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия, Казан дәүләт Яшь тамашачылар (ТЮЗ) һәм Татар дәүләт "Әкият" курчак театрлары сәхнәләрендә күрсәтелә.

Понедельник 05.06.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра