РусТатEng

КАЗАНДА БАШКОРТ АКАДЕМИЯ ДРАМА ТЕАРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ БАШЛАНДЫ

Кичә Казанда Б.Бикбай, Х.Иргалинның "Каһым түрә" спектакле белән М.Гафури исемендәге Башкорт Академия драма театры (Уфа шәһәре) гастрольләре башланды. Сәламләү сүзе белән Камал театрының Зур сәхнәсеннән М.Гафури исемендәге БДАДTның сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Олег Закир улы Ханов һәм Г.Камал исемендәге ТДАТның баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев чыгыш ясадылар. 
Гастрольләр Башкортстан Республикасы өчен истәлекле даталар: Башкортстан Республикасының 100 еллыгы, Мостай Кәримнең тууына 100 ел һәм М.Гафури исемендәге БДАДТның 100 еллык юбилее алдыннан уза. 
Фәрит Бикчәнтәев 2019 елда узачак Халыкара "Нәүрүз" театраль фестиваленең башкорт театрына багышланачагын игълан итте. Шулай ук Фәрит Рәфкать улы Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Илдар Сәетовны узган юбилее белән тәбрикләде. 
Исегезгә төшерәбез, 10-16 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында М.Гафури исемендәге Башкорт Академия драма театрының традицион гастрольләре уза. 
М.Гафури исемендәге Башкорт Академия драма театры гастроль кысаларында репертуарының иң яхшы 8 спектаклен һәм театраль концерт тәкъдим итә. 

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра