РусТатEng

КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР "ЯҢА ТАТАР ПЬЕСАСЫ" ЯШЬ ДРАМАТУРГЛАР ЛАБОРАТОРИЯСЕ УЗА

22-28 июньдә Казанда "Яңа татар пьесасы" дип исемләнгән I яшь драматурглар лабораториясенең беренче этабы уза. Әлеге лаборатория яшь талантлы авторларны ачыклау максаты белән үткәлерә.

Катнашу шартлары:

- татар әдәби телен белү, проектның башында 35 яшькә кадәр булу;

- конкурста катнашу өчен претендент ирекле формада гариза һәм резюме (1 бит), хәзерге татар драматургиясе, конкурста катнашуының максатлары һәм сәбәпләре хакында эссе (2-3 бит) һәм булачак пьесасының синопсисын (сюжетның кыскача эчтәлеге) тәкъдим итә (3-4 бит);

- оештыру комитеты лабораторияне гамәлгә куючылар берлектә катнашучылар төркемен (12-15 кеше) сайлый һәм алар "Яңа татар пьесасы" иҗат лабораториясенең барлык этапларын узалар.

Үткәрү этаплары:

Беренче этап - "Иҗади уку": 2017 елның 22-28 июнендә уза. Әлеге этапта катнашучылар абруйлы театр һәм драматургия белгечләре  җитәкчелегендә  уздырыла торган семинарларда белем алалар.

Икенче этап - "Пьеса язу": 2017 елның 1 июленнән 1 октябренә кадәр. Катнашучылар, остазлары җитәкчелегендә (консультацияләр), синопсислары нигезендә оригиналь пьесалар язалар.

Өченче этап - "Пьесаларны уку": 2017 елның 6-10 ноябрендә. Әлеге этапта Татарстан Республикасының театр режиссерлары профессиональ театр актерлары белән берлектә "Яңа татар пьесасы" лабораториясендә һәм конкурсында катнашучыларның пьесаларын укуларны уздыралар.

Алга таба конкурс комиссиясе эскизлар иҗат итү өчен өч пьеса сайлап ала. Бөтенроссия "Һөнәр" яшь режиссура фестиваленә бер атна кала эскизларга репетицияләр башлана, алар фестивальдә, 2017 елның декабрендә тәкъдим ителә.

Лабораториянең педагоглары: драматург, сценарист, педагог, "Любимовка" фестиваленең арт-директоры Казачков Евгений Борисович (Мәскәү ш.), драматург, сценарист, курслар җитәкчесе Тупикина Юлия Владимировна (Анапа ш.), Г.Камал исемендәге ТДАТның баш режиссеры Бикчәнтәев Фәрит Рәфкать улы, драматург, Г.Камал исемендәге ТДАТның  режиссеры  Зәйниев Илгиз Газинур улы, филология фәннәре докторы, К(П)ФУ профессоры Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы, филология фәннәре кандидаты, К(П)ФУ доценты Хәбетдинова Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы, Г.Камал исемендәге ТДАТның баш рәссамы Скоморохов Сергей Геннадьевич.

"Яңа татар пьесасы" лабораториясе һәм конкурсы программасы Камал театры сайтында урнаштырылган.

Конкурсны һәм лабораторияне гамәлгә куючылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге,  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм Казан (Идел буе) Федераль университеты.

***

2004 елдан алып 2016 елга кадәр Г.Камал  исемендәге ТДАТ инициативасы һәм “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте, шәхсән аның генераль директоры И.Ш.Фәрдиев ярдәме белән, Татарстанның Мәдәният министрлыгы катнашында ел саен "Яңа татар пьесасы" конкурсы уздырылды. 12 ел эчендә конкурс татар драматургиясенә дистәләгән яңа исем өстәде, аларның кайберләре актив куелышта булган репертуар авторларына әверелде; танылган драматургларның дәрәҗәсен тагын да ныгытты һәм аларның иҗатын үстерүгә этәргеч булды; 14 томнан торган пьесалар җыентыклары дөнья күрде, конкурста катнашкан 40тан артык пьеса профессиональ татар театрлары сәхнәләрендә, шулай ук башка республикаларда һәм СНГ илләрендә куелды; конкурс пьесалары күп кенә халык театрлары һәм театр студияләре репертуарларын баетты; конкурста катнашкан пьесаларга күп кенә республика һәм федераль басмаларда йөздән артык рецензияләр бастырылды. "Яңа татар пьеса"сы куйган бурычларына иреште дип, зур ышаныч белән әйтеп була: драматургия өлкәсендәге торгынлык җиңелде, яңа исемнәр ачылды, татар театры үсешкә көчле этәргеч алды. Шуның белән бергә, оештыручылар фикере буенча, соңгы елларда уздырылган конкурсларның нәтиҗәсе буларак, аның форматының яңартылуы сорала. Конкурсның аноним булуы сәбәпле, елдан ел яшь авторларның  камил булмаган пьесалары бәйгедән төшеп кала бардылар һәм күп кенә игътибарга лаек кызыклы башлангычлар сәхнә әсәрләре дәрәҗәсенә үсә алмадылар.  Шулай ук, әлегә кадәр конкурс яшь авторлар белән системалы рәвештә эшләүне күз алдында тотмады. Соңгы елларда чикләнгән җиңүчеләр исемлеге барлыкка килде. Нәтиҗә буларак, конкурсның форматын үзгәртү ихтыяҗы туды.

Пәнҗешәмбе 15.06.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра