РусТатEng
"ХУШ, АВЫЛЫМ. ХЫЯЛ" ПРЕМЬЕРА ХАКЫНДА БЕРЕНЧЕ ФИКЕРЛӘР "ХУШ, АВЫЛЫМ. ХЫЯЛ" ПРЕМЬЕРА ХАКЫНДА БЕРЕНЧЕ ФИКЕРЛӘР "ХУШ, АВЫЛЫМ. ХЫЯЛ" ПРЕМЬЕРА ХАКЫНДА БЕРЕНЧЕ ФИКЕРЛӘР "ХУШ, АВЫЛЫМ. ХЫЯЛ" ПРЕМЬЕРА ХАКЫНДА БЕРЕНЧЕ ФИКЕРЛӘР "ХУШ, АВЫЛЫМ. ХЫЯЛ" ПРЕМЬЕРА ХАКЫНДА БЕРЕНЧЕ ФИКЕРЛӘР "ХУШ, АВЫЛЫМ. ХЫЯЛ" ПРЕМЬЕРА ХАКЫНДА БЕРЕНЧЕ ФИКЕРЛӘР "ХУШ, АВЫЛЫМ. ХЫЯЛ" ПРЕМЬЕРА ХАКЫНДА БЕРЕНЧЕ ФИКЕРЛӘР

"ХУШ, АВЫЛЫМ. ХЫЯЛ" ПРЕМЬЕРА ХАКЫНДА БЕРЕНЧЕ ФИКЕРЛӘР

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында "Хуш, авылым. Хыял" спектакленең премьерасы узды. Спектакльнең авторы һәм режиссёры - Айдар Җаббаров. Яктылык буенча рәссам - Ольга Окулова, вокал буенча педагог - Айгөл Зәйнуллина, музыка кораллары буенча педагог - Булат Хисмәтов, видеомэппинг - Рамазан Исламов, журналист - Гөлчәчәк Шәйхетдинова. Премьераны шулай ук 3, 17 мартта һәм 9 апрельдә күрергә мөмкин.

"Хуш, авылым. Хыял" спектакле хакында тәнкыйтьчеләр һәм тамашачыларның беренче фикерләре:

"Смех постоянно звучит в зале — вероятно, потому, что мастер пародий Эмиль Талипов и тут может на одной лишь дикции и игре бровями вытащить и драму, и комедию из истории человека, который во время обеда рассказывает о своей молодости и презентует мечту: деревня как место отдыха во время изоляции. Воздух, баня, конная прогулка, вечером — шашлык, хашлама, что захочешь...".
Радиф Кашапов, "Реальное время"

"Во второй части создатели спектакля представили новые сюжеты из документальных материалов о современной татарской деревне и людях, которые здесь живут.
«В первой части спектакля мы начали с 30-х годов и завершили 70-ми. Во второй части повествуется о времени от 70-х годов и до сегодняшнего дня», — поделился режиссер.
Всего в постановке «Хуш, авылым. Хыял» авторы уместили более десяти различных историй реальных жителей татарских деревень. Среди них были случаи в кинотеатре, где показывают индийский фильм «Танцор диско», очереди за бананами в Советском союзе и арест за воровство моркови. Заббаров рассказал, что камертоном для него стала именно история с морковью".
Марат Ишкильдин, "Татар-информ"

"Спектакль-әрнү, спектакль-елмаю, спектакль-сагыну… «Хуш, авылым. Хыял»га әнә шундый сыйфатларны  биреп булыр иде. Һәм аларны гына да түгел. Режиссер Айдар Җаббаров янә күңел кылларын я соңгы чиккәчә тарттыра, я үткәннәрнең иң матур мизгелләрен искә төшереп, җырларга, хәтта ки биергә мәҗбүр итә".
Гөлинә Гыймадова, "Ватаным Татарстан"

"Хуш, авылым. Хыял". Камал театрының кече сәхнәсендә бүген әлеге документаль -спектакльне карау бәхетенә ирештем. Аңа кадәр креатив режиссёр Айдар Заббаров куйган “Тормышмы бу?" спектаклен караган идем инде. Шуңа күрә аеруча кызыксынып бардым. Кече залның шунысы рәхәт: үзеңне сәхнәдә кебек хис итәсең. Геройларга кушылып көләсең, елыйсың, куанасың, юанасың... Хәтта авыл клубындагы дискотекасында да катнашасың. Үзем дә авыл кызы булганга, спектакльдә күтәрелгән бар проблеманы йөрәк аша үткәрдем. Мәктәп ябылу, авылда яшьләр калмау, телебез-динебез юкка чыгу, коммунизм көтеп яшәүчеләрнең идеаллары челпәрәмә килу... Мәчете бар - намазы юк, клубы бар - сәнгате юк... Кызганыч хәл. Ә шулай да, бөтенләй төшенкелеккә биреләсе килми! Хәер, Эмиль Талипов кебек артистлар уйнаганда нинди төшенкелеккә бирелү ди ул?!! Артистларның үз рольләрен шул дәрәҗәдә оста уйнауларына сокланып утырасың. Айдар кебек, җиң сызганып эшләүче, тормышка башка күз белән караучы яшьләр күбрәк булса, моңлы телебез дә, ныклы иманыбыз да, ямьле авыл-җирләребез дә юкка чыкмас әле!!! Хәзер инде "Хуш, авылым" ның беренче өлешен карарга ашыгам. Сез дә карамый калмагыз, дусларым. Это того стоит!!!".
Лилия Хасанова, тамашачы
Дүшәмбе 15.02.2021
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра