РусТатEng
КУРЧАК ТЕАТРЫ ТЕАТРАЛЬ КИҢЛЕКТӘ УРЫНЫН ЭЗЛИ (ФОТО, ВИДЕО) КУРЧАК ТЕАТРЫ ТЕАТРАЛЬ КИҢЛЕКТӘ УРЫНЫН ЭЗЛИ (ФОТО, ВИДЕО) КУРЧАК ТЕАТРЫ ТЕАТРАЛЬ КИҢЛЕКТӘ УРЫНЫН ЭЗЛИ (ФОТО, ВИДЕО) КУРЧАК ТЕАТРЫ ТЕАТРАЛЬ КИҢЛЕКТӘ УРЫНЫН ЭЗЛИ (ФОТО, ВИДЕО)

КУРЧАК ТЕАТРЫ ТЕАТРАЛЬ КИҢЛЕКТӘ УРЫНЫН ЭЗЛИ (ФОТО, ВИДЕО)

Бүген "Нәүрүз" фестиваленең матбугат үзәгендә курчак театрлары вәкилләре белән конференция узды. Чарада Казах Дәүләт курчак театры директоры Тәлгать Есеналиев (Алма-Ата ш.), Чуаш дәүләт курчак театры директоры Елизавета Абрамова, театрның сәнгать җитәкчесе Юрий Филлипов һәм шулай ук "Әкият" Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуров катнаштылар.
Тәнкыйтьчеләр коллегиясе исеменнән эксперт һәм модератор буларак театр белгече, "Нур" Уфа дәүләт татар театры директоры урынбасары Динә Дәүләтшина чыгыш ясады.

Чарада катнашучылар курчак театрларында драматурглар, режиссерлар һәм рәссамнәр җитмәвен ассызыкладылар.

 “Курчак театры үзен, театраль киңлектә үз урынын эзли, - дип белдерде “Әкият” курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуров. – Без һәрвакыт яңа драматургия һәм яңа сәхнә алымнары эзләүне дәвам итәбез”.

Спикер сүзләре буенча курчак театрында рәссам хезмәте зур әһәмияткә ия, ул куючы режиссер белән тыгыз элемтәдә иҗат итә. Хәзерге вакытта “Әкият” театры яңа рәссам эзли. “Нәүрүз” фестивалендә “Әкият” курчак театры Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча “Бүре җиләге” спектаклен тәкъдим итте.

Казах курчак театры фестивальгә Алибәк Фәйзуллаулы пьесасы буенча “Алтын кеше” спектаклен алып килде. Һәр елны театр 6 спектакль чыгара. Шулай да, казах театры директоры Тәлгать Есеналиев та курчак театры режиссерлары һәм рәссамнары җитмәүгә борчылуын белдерде.

“Казахстанда заллар тутыру белән проблемалар юк. Тамашачылар рус һәм милли телдә куелган спектакльләргә йөриләр. Бездә спектакльләргә чират торып билет алулар да булгалый. Көненә 4-5 спектакль күрсәтәбез”.

“Яшь тамашачыларны театрга җәлеп итәр өчен кызыктырулар инфраструктурасы булдырырга кирәк”, - дип белдерде Чувашия театры директоры Елизавета Абрамова. Кунак сүзләре буенча, театр моңа өйрәнгән. – “Бүгенге көндә без телебезне саклау максатыннан милли сәнгать үсешенә һәм  үзенчәлекле балалар белән эшләүгә зур әһәмият бирәбез”.

 “Пьесаларын театрга алып килүче драматурглар үзләре беркайчан да театрга йөрми, - диде сәнгать җитәкчесе Юрий Филлипов. – Чишеп булмый торган мәсьәләләр юк, искиткеч милли һәм европа әкиятләре бар”.

Быел курчак театры Татарстанда туган чуаш шагыйре Петр Хузангайга багышлап, аның әкиятләре буенча биш спектакль куя. “Нәүрүз”гә театр Ефим Никитин әкияте буенча “Сарпике” спектаклен алып килде.

Спектакльнең режиссеры Юрий Филиппов сүзләре буенча, милли әкиятнең  сюжеты чын мәхәббәт, яхшылык һәм бәхет өчен көрәшергә өйрәтә.

Спектакль 9 июньдә “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының Зур сәхнәсендә уза.

Матбугат конференциясенең азагында Елизавета Абрамова “Нәүрүз”нең оештыру комитетына милли курчак бүләк итте.

Четверг 08.06.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра