РусТатEng

МӘСКӘҮ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ (3 КӨН, ФОТОРЕПОРТАЖ)

Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Россия Дәүләт академия Малый театры сәхнәсендә  “Кәҗә, Сарык һ.б.” (режиссерлар Сәлимә Әминова һәм Илдус Габрахманов, авторы И.Зәйниев) спектаклен тәкъдим итте.
Мәңгелек әкиятләр искерми, еллар үткән саен алар яңача укыла. Камал театрының “Кәҗә, сарык һ.б.” спектаклендә дә нәкъ шулай ук. Пьесаның авторы Илгиз Зәйниев Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” һәм башка әкиятләренә мөрәҗәгать итә. Әгәр хуҗалары Карт белән Карчык Кәҗә белән Сарыкны өйләреннән куып чыгаргач, алар Су анасын очратса ни булыр? Яки Шүрәлене? Ә Кызыклы шәкерт - Акбай белән дуслашсалар?... Энергияләре ташып торган яшь артистлар башкаруындагы җырлы, биюле, музыкаль әкият балаларны да, аларның әти-әниләрен дә битараф калдырмас. Спектакль заман баласының психологиясен исәпкә алып куелган. Аларга бер-бер артлы өзлексез барган вакыйгалар агышын кабул итү авыр бирелә. Шуңа күрә спектакль махсус фрагментларга бүленгән, ә геройлар, Кәҗә белән Сарык вакыйгасын сәхнә белән залның уртак уенына әверелдерер өчен, тамашачыларны да әкияттәге маҗараларда катнашырга өндиләр.

Исегезгә төшерәбез, 12-18 гыйнварында Россиянең Дәүләт академия Малый театрында Камал театры соңгы елларда куелган 7 премьерасын күрсәтәчәк. Гастрольләр афишасында шулай ук: М.Фәйзи әсәре буенча куелган «Галиябану» (режиссер И.Зәйниев), «Мәхәббәт FM” (режиссер һәм автор Илгиз Зәйниев), З.Хәким әсәре буенча куелган  “Бармы ришвәткә дәва?” (режиссер И.Зәйниев), Г.Цхвирава куелышында К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектакльләре дә урын алган.

Гастрольләр Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары ярдәме белән үтә.

Воскресенье 15.01.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра