РусТатEng

МӘСКӘҮ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ АЧЫЛДЫ (ФОТО, ВИДЕО)

Бүген "Хуҗа Насретдин" спектакле белән Мәскәү шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының традицион гастрольләре ачылды. Россия Дәүләт академия Малый театрының тамаша залында аншлаг иде.  

Сәламләү сүзләрен Россиянең халык артисты Владимир Бейлис, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Камал театры директоры Илфир Якупов, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, 12-18 гыйнварында Россиянең Дәүләт академия Малый театрында Камал театры соңгы елларда куелган 7 премьерасын күрсәтәчәк. Гастрольләр афишасында шулай ук: “Көтәм сине...” (режиссеры һәм авторы Илгиз Зәйниев), “Кәҗә, Сарык һ.б.” (режиссерлар Сәлимә Әминова һәм Илдус Габрахманов, авторы И.Зәйниев), М.Фәйзи әсәре буенча куелган «Галиябану» (режиссер И.Зәйниев), «Мәхәббәт FM” (режиссер һәм автор Илгиз Зәйниев), З.Хәким әсәре буенча куелган  “Бармы ришвәткә дәва?” (режиссер И.Зәйниев), Г.Цхвирава куелышында К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектакльләре дә урын алган.

 Гастрольләр Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары ярдәме белән үтә.

Четверг 12.01.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра