РусТатEng

МӘСКӘҮДӘ "ҖИЛКӘНСЕЗЛӘР" СПЕКТАКЛЕ БЕЛӘН КАМАЛ ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ ТӘМАМЛАНДЫ

Кичә,18 гыйнварда, Мәскәү шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының гастрольләре тәмамланды. Камал театры артистлары сигез көн дәвамында Малый театрының Ордынкадагы сәхнәсендә мәскәүлеләрне иҗатлары белән шатландырдылар. Барлык җиде спектакль дә тулы заллар белән узды. 
Гастрольләр Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган "Җилкәнсезләр" спектакле белән ябылды.
Уңышлы гастрольләр белән Камал театрын Россиянең халык артисткасы Светлана Аманова котлады. "Безнең театрларны күпъеллык дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Без һәрвакыт зур теләк белән сезгә гастрольләргә киләбез.Мәскәү тамашачылары сезне көтеп ала, иҗат коллективыгыз һәрдаим шаккатыра һәм сөендерә белә. Якты, хисле, уйландыра торган спектакльләр тамашачының йөрәгенә үтеп керә. Һәм алар һәрвакыт сезгә кара-каршы мәхәббәт белән җавап бирәләр". 
Камал театры исеменнән мәскәүлеләргә җылы һәм кунакчыл мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт сүзләрен Татартстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин җиткерде. 
Үз чиратында, Малый театр гастрольләр белән Казанга әлеге елның сентябрендә киләчәк. 
 Мәскәү тамашачыларының спектакльләр хакында фикерләр.
Четверг 19.01.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра