РусТатEng
МЯРТ МЕОС: «R.A.A.A.M – УЛ КЫСА КЕБЕК, ИДЕЯСЕ ЯХШЫ БУЛСА, БЕЗ АНЫ КЫСАГА КУЯБЫЗ» (ФОТО) МЯРТ МЕОС: «R.A.A.A.M – УЛ КЫСА КЕБЕК, ИДЕЯСЕ ЯХШЫ БУЛСА, БЕЗ АНЫ КЫСАГА КУЯБЫЗ» (ФОТО) МЯРТ МЕОС: «R.A.A.A.M – УЛ КЫСА КЕБЕК, ИДЕЯСЕ ЯХШЫ БУЛСА, БЕЗ АНЫ КЫСАГА КУЯБЫЗ» (ФОТО) МЯРТ МЕОС: «R.A.A.A.M – УЛ КЫСА КЕБЕК, ИДЕЯСЕ ЯХШЫ БУЛСА, БЕЗ АНЫ КЫСАГА КУЯБЫЗ» (ФОТО) МЯРТ МЕОС: «R.A.A.A.M – УЛ КЫСА КЕБЕК, ИДЕЯСЕ ЯХШЫ БУЛСА, БЕЗ АНЫ КЫСАГА КУЯБЫЗ» (ФОТО)

МЯРТ МЕОС: «R.A.A.A.M – УЛ КЫСА КЕБЕК, ИДЕЯСЕ ЯХШЫ БУЛСА, БЕЗ АНЫ КЫСАГА КУЯБЫЗ» (ФОТО)

Бүген “Нәүрүз” фестиваленең махсус кунагы, Эстониянең R.A.A.A.M. театры (Таллин ш.) “Убыр” спектакленең актерлары һәм иҗат итүчеләре белән матбугат конференциясе узды.  Чарада үзәкнең продюсеры Мярт Меос, спектакльнең режиссеры Сергей Потапов, актерлар Мари Лилл һәм Кристо Виндинг катнаштылар.

R.A.A.A.M. чакырып алынган актерлар белән проект театры буларак эшли. Театрның продюсерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче Мярт Меос алар өчен бу гади практика булганлыгын аңлатты. Аның сүзләре буенча, "Убыр" – җәйге спектакль, аның премьерасы Таллиннан ерак булмаган урында,  диңгез буендагы фабрикада, иске пар казаннары бинасында уза.

Баштарак спектакль Эстониядә, соңрак фестивальләр буенча гастрольгә чыга башлаган. Иҗат итүчеләр сүзләре буенча Россия тамашачылары спектакльне яхшы кабул итә. “Якутскта уйнаганнан соң яныбызга тамашачылар килеп: “ Режиссерның якут икәне күренеп тора”,- дип әйттеләр”, - дип белдерде спектакльнең режиссеры Сергей Потапов (көлә).

 “Мин әлеге кешене аңлавымны тойдым, -дип сөйли актриса Мари Лилл, режиссер белән беренче очрашуын искә төшереп. – Без төньяк халыкларын вәкилләре, шуңа күрә бер-беребезне шулай җидел аңлыйбыз”.

Журналистларның Эстониядә ничек итеп милли гореф-гадәтләрне һәм телне саклап каласыз дигән сорауларына Кристо Виндинг спектакльләрдә халык җырларын куллану шундый ысулларның берсе булып санала дип җавап бирде”.

Эстон классигы Аугуста Кицебергның пьесасы чынбарлыкны чагылдырган “үз” һәм “чит”, төркем һәм индивидуум, гади һәм махсусның мөнәсәбәтләре турында бара.

По словам гостей, эстонский зритель любит театр и активно его посещает. На вопрос о значении названия театра Мярт Меос ответил: это как рамка, если хорошая идея, мы помогаем поставить ее в рамку».

Кунаклар сүзләре буенча, эстон тамашачысы театрны ярата һәм актив рәвештә йөри. Театрның исеме зһзмияте турындагы сорауга Мярт Меос: «R.A.A.A.M. - ул кыса кебек, идеясе яхшы булса, без аны кысага куябыз», - дип җавап бирде.

Пятница 09.06.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра