РусТатEng
МИНЗӘЛӘДӘ ГАСТРОЛЬЛӘР (ФОТОРЕПОРТАЖ) МИНЗӘЛӘДӘ ГАСТРОЛЬЛӘР (ФОТОРЕПОРТАЖ) МИНЗӘЛӘДӘ ГАСТРОЛЬЛӘР (ФОТОРЕПОРТАЖ) МИНЗӘЛӘДӘ ГАСТРОЛЬЛӘР (ФОТОРЕПОРТАЖ) МИНЗӘЛӘДӘ ГАСТРОЛЬЛӘР (ФОТОРЕПОРТАЖ)

МИНЗӘЛӘДӘ ГАСТРОЛЬЛӘР (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Минзәлә шәһәренең Район мәдәният сараенда "Килә ява, килә ява" спектаклен тәкъдим итте. Комедиядәге вакыйгалар гап-гади гаиләдә бара. Ялгыз гына ял йортына барып кайткан ир һәм аның хатыны арасында тавыш, гауга чыга. Ачуланган ир өйдән чыгып китә. "Үч алыр өчен" хатын танышын кунакка чакыра. Ләкин бер-бер артлы кунак та килә, ир дә кире әйләнеп кайта. Җитмәсә аны эзләп ял йортында танышкан чибәр кыз Зәйнәп тә килеп керә. Вакыйгалар куера, үсә, шартлый. Берәүләр сөйгән ярларын таба, икенчеләре югалта. Кемгә көлке, кемгә күз яшьләре. 
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 26 февраленнән алып 4 мартына кадәр Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Минзәлә шәһәрләрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының традицион гастрольләре узды. Гастрольләр афишасына 112нчы сезонның бары тик премьералары гына кергән. 
Дүшәмбе 05.03.2018
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра