РусТатEng
"ҺӨНӘР" ФЕСТИВАЛЕНӘ АККРЕДИТАЦИЯ "ҺӨНӘР" ФЕСТИВАЛЕНӘ АККРЕДИТАЦИЯ

"ҺӨНӘР" ФЕСТИВАЛЕНӘ АККРЕДИТАЦИЯ

Хөрмәтле журналистлар!

9-14 декабрьдә Казанның 7 театраль мәйданчыгында IX "Һөнәр" Бөтенроссия яшь режиссура фестивале уза. Фестиваль кысаларында Мәскәү, Санкт-Петербург, Тольятти, Әлмәт, Казан режиссерлары тарафыннан куелган спектакльләр тәкъдим ителә. Урыннар чикләнгән булу сәбәпле, Сезнең аккредитация узуыгыз һәм карарга теләгән спектаклегезне төгәл билгеләвегез сорала.  

Аккредитация узу өчен 7 декабрьнең 12.00 сәгатенә кадәр kamal.press@tatar.ru адресына түбәндәге мәгълүматларны җибәрегез:

1. Басма исеме

2. Фамилия, исем һәм журналистның контактлары

3. Спектакль(-ләр) исемлеге.

Спектакльләргә бейджлар буенча гына керергә мөмкин булачак.

Бейджларны һәм фестиваль буклетларын тарату Камал театрының хезмәткәрләр өчен керү ишеге янында 8 декабрьдә 16 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр узачак.

Дүшәмбе 27.11.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра