РусТатEng
"НӘҮРҮЗ"-2017 ФЕСТИВАЛЕ КӨНДӘЛЕГЕ: БИШЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО) "НӘҮРҮЗ"-2017 ФЕСТИВАЛЕ КӨНДӘЛЕГЕ: БИШЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО) "НӘҮРҮЗ"-2017 ФЕСТИВАЛЕ КӨНДӘЛЕГЕ: БИШЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО) "НӘҮРҮЗ"-2017 ФЕСТИВАЛЕ КӨНДӘЛЕГЕ: БИШЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО) "НӘҮРҮЗ"-2017 ФЕСТИВАЛЕ КӨНДӘЛЕГЕ: БИШЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО) "НӘҮРҮЗ"-2017 ФЕСТИВАЛЕ КӨНДӘЛЕГЕ: БИШЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО) "НӘҮРҮЗ"-2017 ФЕСТИВАЛЕ КӨНДӘЛЕГЕ: БИШЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО)

"НӘҮРҮЗ"-2017 ФЕСТИВАЛЕ КӨНДӘЛЕГЕ: БИШЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО)

Казанда Төрки халыкларның XIII "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале тәмамланды. Фестивальнең соңгы көнендә Чувашия, Тыва, Татарстан, Эстония театрлары спектакльләре күрсәтелде һәм тәнкыйтьчеләр белән түгәрәк өстәл узды.

Фестивальнең бишенче көне "Әкият" курчак театрында Ефим Никитинның "Сарпике" (Чуаш дәүләт курчак театры) спектакле белән башланып китте. Режиссер Юрий Филиппов сүзләре буенча спектакльнең милли сюжеты мәхәббәт, яхшылык һәм бәхет хакында.

Тыва музыкаль-драма театры яшь драматург Салим Монгушның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең җитмеш еллыгына багышлап махсус язылган "Торналар" спектаклен тәкъдим итте.

Яр Чаллы дәүләт татар драма театры Мостай Кәрим пьесасы буенча куелган "Ай тотылган төндә" спектаклен күрсәтте.

Фестивальгә нәтиҗәләрне театр тәнкыйтьчеләре катнашында түгәрәк өстәлдә ясадылар.

Андрей Пронин (Санкт-Петербург ш.) сүзләре буенча, фестивальдә бик көчле спектакльләр күрсәтелде. "Нәүрүз"дә тәкъдим ителгән Якутия театры манзарасы - якут театр сәнгатенең гаҗәеп күренеш икәнен тагын бер кат исбатлады", - дип белдерде тәнкыйтьче. Режиссер Сергей Потапов феноменына килгәндә, ул фестивальдә якут театрында куйган эшләре белән генә түгел, Хакасия, Казахстан, Эстониядә иҗат иткән спектакльләрен тәкъдим итте: "Без осталыгы якут милләте һәм төрки халыклар киңлеге белән генә чикләнмәгән рәссам иҗатын күзәтәбез", - дип, тәмамлады үзенең чыгышын Пронин.

Мәскәүдән килгән театр тәнкыйтьчесе Алена Карась : "Нәүрүз" - ул дөньякүләм фестиваль, монда чит илләрдән килгән кунаклар һәм башка театр мәдәниятләре вәкилләре булу очраклы түгел," - дип билгеләп узды.

"Нәүрүз"дә узган көннәр - гомеремнең иң матур мизгелләре", - дип белдерде Мәскәү театр тәнкыйтьчесе Александр Вислов. - Монда искиткеч фестиваль атмосферасы, демократия һәм театраль туганлык рухы хөкем сөрә".

Александр сүзләре буенча, фестивальнең төп мәгънәсе - режиссерларны һәм рәссамнарны баетучы, шулай ук башка мәдәният режиссерларына да ишекләр ачучы мәдәниятләрнең үтеп керүендә.

Пермьнән килгән тәнкыйтьче Татьяна Тихоновец фестивальнең югары дәрәҗәсе белән соклануын белдерде. "Фестивальнең төрки халыклар җыены булуы шатландырды", - диде спикер. Үзенең чыгышында ул фестивальдә тәкъдим ителгән тарихи спектакльләрне билгеләп үтте.

Фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов, театрлар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, бүген - театр сәнгате кураторлары гасыры булуын әйтте һәм спектакльләрнең программкаларына игътибар итүне сорады. Аның сүзләре буенча, спектакль турында язганда, нәкъ менә программкалар "актерларны игътибарсыз калдырмаска" ярдәм итәләр.

Көн азагында фестивальнең хэдлайнеры R.A.A.A.M. Эстония театры (Таллин ш.) эстон классигы Аугуст Кицбергның "Убыр" спектаклен күрсәтте (режиссеры - Сергей Потапов).

R.A.A.A.M. чакырып алынган актерлар уйнаучы проект театры буларак эшли. Театрның продюсерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче Мярт Меос көндез узган матбугат конференциясендә алар өчен бу гадәти практика булуын әйтеп узды. Аның сүзләре буенча, "Убыр" – җәйге спектакль, аның премьерасы Таллиннан ерак булмаган, диңгез буендагы фабриканың иске котельноенда уза.

Спектакль алдыннан "Нәүрүз" катнашучыларына Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова мөрәҗәгать итте: "Минемчә, күпкырлы театраль палитраның һәм халыкара фестивальнең нәкъ менә Казанда узуы юкка түгел. Чөнки Казан, Татарстан - игелек, тынычлык һәм милли мәдәнияткә гаҗәеп хөрмәт территориясе,поликонфессиональ шәһәр. Шуңа күрә дә Төрки халыкларның "Нәүрүз" Халыкара театр фестиваленең нәкъ менә Казанда узуы бик дөрес күренеш", - диде чыгыш ясаучы.

Она напомнила, что фестиваль проходит при огромной поддержке и под патронатом Президента РТ Рустама Минниханова. «Он очень любит театр, постоянно следит за театральными новинками национального татарского и русского театров. У нас очень много других интересных театров. Именно Татарстан стал первым регионом в России, где был принят закон о театральном деле», – сказала она.

Ул фестивальнең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның зур ярдәме һәм патронаты астында оештырылуын искәртте. "Ул театрны бик ярата, һәрвакыт милли татар һәм рус театрлары яңалыкларын күзәтеп бара. Бездә башка күп кенә кызыклы театрлар бар. Россия төбәкләре арасында нәкъ менә Татарстанда беренче булып театрлар турында канун кабул ителде", - дип, тәмамлады үзенең чыгышын Эльвира Камалова.

Шимбә 10.06.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра