РусТатEng
"НӘҮРҮЗ"-2017 ФЕСТИВАЛЕ КӨНДӘЛЕГЕ: ИКЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО) "НӘҮРҮЗ"-2017 ФЕСТИВАЛЕ КӨНДӘЛЕГЕ: ИКЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО) "НӘҮРҮЗ"-2017 ФЕСТИВАЛЕ КӨНДӘЛЕГЕ: ИКЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО) "НӘҮРҮЗ"-2017 ФЕСТИВАЛЕ КӨНДӘЛЕГЕ: ИКЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО) "НӘҮРҮЗ"-2017 ФЕСТИВАЛЕ КӨНДӘЛЕГЕ: ИКЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО) "НӘҮРҮЗ"-2017 ФЕСТИВАЛЕ КӨНДӘЛЕГЕ: ИКЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО) "НӘҮРҮЗ"-2017 ФЕСТИВАЛЕ КӨНДӘЛЕГЕ: ИКЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО) "НӘҮРҮЗ"-2017 ФЕСТИВАЛЕ КӨНДӘЛЕГЕ: ИКЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО) "НӘҮРҮЗ"-2017 ФЕСТИВАЛЕ КӨНДӘЛЕГЕ: ИКЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО)

"НӘҮРҮЗ"-2017 ФЕСТИВАЛЕ КӨНДӘЛЕГЕ: ИКЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО)

Төрки халыкларның XIII "Нәүрүз" Халыкара театр фестиваленең икенче көне ахырына якынлашты. Ике фестиваль көне эчендә тамашачылар һәм кунаклар унга якын спектакль карадылар. Ышанычлы адымнар белән фестиваль экваторга якынлаша.

Фестивальнең икенче көне "Әкият" курчак театрында Илдус Зиннуров куелышындагы "Бүре җиләге" спектакле белән башланып китте.

Сюжет буенча, зоопаркка сату өчен, Атуш исемле бүре баласын явыз Аучы урлый. Бүре баласының абыйсы Елгыр аны эзләргә китә. Әти-әнисе аңа өч алтын тәңкә, бүре җиләге һәм фатиха биреп улларын юлга озаталар. Юлда ул яраланган Казны очрата, аңа алтын тәңкә биреп аны коткара. Алга таба ул Балыкчыны һәм тотылган балыкны очрата, балыкны алтын тәңкәгә сатып алып, аны җибәрә. Өченче алтын тәңкәне ул ач Юлчы-картка бирә. Елгыр маҗаралар белән энесен коткара һәм өенә кайтара һәм бу эштә аңа коткарылган әкият геройлары ярдәм итәләр.

Якутия Яшь тамашачылар театры фестивальдә Эжен Ионеско әсәре буенча Карл Сергучев куелышында “Король үлә” спектаклен тәкъдим итте. Театрның сәнгать җитәкчесе сүзләре буенча, режиссер үзе әлеге спектакльне сайлаган һәм Павловка: “Корольне син уйнарсың!” – дигән. Спектакльдә баш рольне Алексей Павлов үзе башкара.

Король үзе белән аерым бер цивилизацияне һәм шул ук вакытта һәр кешене чагылдыра. Ул көннән көн үзенең сәләтен, көчен, хакимиятен югалта бара.  Хакимият боза һәм шуңа күрә идарә итүче кеше беркайчан да югалтуны кичерә алмый.

Александр Вислов, театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү ш.):

 “Чыннан да, Эжен Ионесконы бүген тәкъдим иткәнчә, абсурд короле дип атап була. Спектакль әлеге көндә бик актуаль темага бара. “Король үлә” спектакле бер яктан бик универсаль күренешләр турында, ә икенче яктан, спектакльдә ачылган әлеге универсаль күренешләр чынбарлыкка туры килүләре белән аерылып торалар. Тамашачыларның авырткан җирләренә кагыла алу – бөек драматургиянең гаҗәеп сыйфаты. Якут спектаклендә мине барсыннан да артыграк баш рольне башкаручы Алексей Павлов шаккатырды. Бу искиткеч, күренекле актерлык эше. Ул зур күләмдә актерлык кичерешләрен тәкъдим итте: фарс чикләреннән фаҗигале үрләргә кадәр күтәрелде. Актерлык диапазоны бөтенләй гаҗәеп, һәр кешегә дә андый киң диапазонда уйный алу көче бирелмәгән. Спектакль мине тулысынча канәгатьләндерде дип әйтә алмыйм. Темпоритм өлешендә ниндидер проблемалар  һәм музыкаль яктан сумбур күренде. Әмма боларның барысы да, кабатлап әйтәсем килә, актерлар уены көче янында арткы планда кала.”

Людмила Соколова, тамашачы:

 “Король үлә” спектакле яшәү, үлем, мәхәббәт, безнең иң яшерен хис-кичерешләр турында. Анда сәяси юнәлеш тә күзәтелә. Король үзен үзе зәгыйфь хөкемдар итеп тәкъдим итә һәм үз дәүләтен җимерә. Бу -  кешенең үз урынында булмау очрагы. Геройның барлык  кимчелекләренә карамастан, без аны кызгандык, аннан көлдек һәм хәленә кердек”.

Спектакльләрдән соң фестивальнең матбугат үзәгендә Якутия театрлары вәкилләре белән матбугат конференциясе узды. Чарада катнашучылар якут театр коллективларының актуаль халәте һәм фестивальгә алып килгән спектакльләр турында сөйләделәр.

Кич белән параллель рәвештә К.Тинчурин һәм Г.Камал театрларында Сергей Потаповның "Чия бакчасы" - К.Куанышбаев исемендәге Казах музыкаль-драма театры һәм П.А.Ойунский исемендәге Саха Академия театры башкаруындагы "Уяну" спектакльләре курсәтелде.

 “Чия бакчасы” спектакле турында тәнкыйтьчеләр һәм тамашачылар фикере.

Андрей Пронин, тәнкыйтьче (Санкт-Петербург ш.):

 “Чия бакчасы” спектакленең режиссеры - маэстро Сергей Потапов. Аның исеме инде бренд булып өлгерде. Спектакльләрне Якутия, Россия һәм Эстониядә генә түгел, Казахстанда да куюы бик матур күренеш. Спектакльдә барыннан да күбрәк Астана театры труппасының профессиональлеге гаҗәпләндерде. Режиссер куйган бурычларның ачык, нәзакәтле, талантлы үтәлүе күңелгә хуш килде. Төп роль – Раневскаяны башкаручы актриса сокландырды. Ул яшь, чибәр, искиткеч. Төп героиняның карчык образында  соңгы чыгышы да зур тәэсир калдырды һәм үзенчәлекле каршылыклык тудырды. Спектакльне карарга һәм чишәргә кызык. Монда образлардан торган тулы өермә тәкъдим ителә. Һәм моның барысы да казах мәдәнияте белән кушылуы куанычлы. Чехов “Чия бакчасын” комедия буларак иҗат итсә, Потапов спектакленең жанры трагифарска туры килә. Геройлар белән көләсең һәм бер үк вакытта ямансулыйсың да. Әлеге спектакльнең “Ноу хау”ы – шартлаган кыл тавышын мылтык аткан тавыш белән сүрәтләү. Әлегә кадәр мондый әйберне күргәнем юк иде”. (елмая).

Дамир Самерханов,  С.Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театрының баш режиссеры: 

 “Буген мин ике мәдәният арасында гадәти булмаган күренешкә: төрки һәм рус милли классик театрының берләшүләренә тап булдым. Үзенчәлеге шунда: алар дуслаша һәм дошман була, параллель бара һәм ахыр чиктә бердәм була алалар, шунысы миндә төрле хис-кичерешләр тудырды”.

Ксения Төхвәтуллина, тамашачы:

 “Фантастик спектакль! Һәр герой абсурдлы, ләкин аның тормышы да бит шундый! Спектакльдә госпожа Шиега зур басым ясала. Монда без чия бакчасының язмышын аның хуҗалары язмышлары нәтиҗәсе буларак кына түгел, ә нәкъ менә госпожа Шие тормышын чия бакчасын югалту аша күзәтә алабыз. Әлеге спектакль зур йөрәкле, шул йөрәкне артистлар безгә, тамашачыларга, Чеховның таныш булган кешелекле комедиясе аша бүләк иттеләр”.

Екатерина Рябова, театр тәнкыйтьчесе, “Алтын битлек” премиясе эксперты “Уяну” спектакле турында үзенең фикерен белдерде:

 “Бик кызык спектакль, бик мөһим тема. Без аның турында 9 май алдыннан искә төшерәбез, ләкин бу тема күз алдыннан бик тиз югала. Әлеге тарих тормышның ахыры, безнең илдә “үлемгә таба бару яше” дип атала торган коточкыч сүзтезмә белән аңлатыла. Әлеге спектакль  - картлар йортында яшәүче кеше турында. Ул үзенең үткәннәрен карап чыга һәм бернәрсәсе дә калмаганын аңлый. Ул гади кеше түгел, ә тормышына сугыш бәреп кергән ветеран. Спектакль шәхси сайлау тарихы гына түгел, анда илнең тарихы чагылган. Якут театрының теле бик үзенчәлекле, без алар куллана торган тәэсирле алымнар, чаралар турында сөйли алабыз. Беренче чиратта, бу визуаль театр. Без күп кенә Европа визуаль театрларын күрәбез, ләкин якут театры – бөтенләй үзенчәлекле. Режиссер Сергей Потаповның үзенчәлекле теле, метафоралары, образлары бар. Алардан үзәккә үтә торган, төгәл нәтиҗәләр барлыкка килә. Аякларын көч-хәл белән өстерәп йөри торган ялгыз карт – әлеге картны уйный торган артистның яше белән чагыштырганда – коточкыч деталь. Кызыл гвоздикалар, сәхнәдәге аяк киемнәре тавы – спектакльнең тукымасы булган тирән образлар. Мин беренче тапкыр Сергей Потаповның спектаклен чынлыкта күрдем. Аның визуаль эстетикасы көчле, ул якут милли мәдәнияте белән европа театры кушылмасы”.

"Нәүрүз" фестивале көндәлегенең икенче көне сәхифәсен ябып, без әкренләп экваторга якынаябыз. 7 июньдә фестивальнең кунакларын һәм тамашачыларын Якутия, Хакассия, Казахстан һәм Татарстан театрлары спектакльләре көтә.

Чәршәмбе 07.06.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра