РусТатEng
“НӘҮРҮЗ-2017” ФЕСТИВАЛЕ СЕРГЕЙ ПОТАПОВ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕНЕҢ РЕТРОСПЕКТИВАСЫН ТӘКЪДИМ ИТӘ “НӘҮРҮЗ-2017” ФЕСТИВАЛЕ СЕРГЕЙ ПОТАПОВ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕНЕҢ РЕТРОСПЕКТИВАСЫН ТӘКЪДИМ ИТӘ “НӘҮРҮЗ-2017” ФЕСТИВАЛЕ СЕРГЕЙ ПОТАПОВ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕНЕҢ РЕТРОСПЕКТИВАСЫН ТӘКЪДИМ ИТӘ “НӘҮРҮЗ-2017” ФЕСТИВАЛЕ СЕРГЕЙ ПОТАПОВ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕНЕҢ РЕТРОСПЕКТИВАСЫН ТӘКЪДИМ ИТӘ “НӘҮРҮЗ-2017” ФЕСТИВАЛЕ СЕРГЕЙ ПОТАПОВ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕНЕҢ РЕТРОСПЕКТИВАСЫН ТӘКЪДИМ ИТӘ

“НӘҮРҮЗ-2017” ФЕСТИВАЛЕ СЕРГЕЙ ПОТАПОВ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕНЕҢ РЕТРОСПЕКТИВАСЫН ТӘКЪДИМ ИТӘ

Төрки халыкларның XIII “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале танылган якут режиссеры СергейПотаповның спектакльләре ретроспективасын тәкъдим итә. 6, 7 һәм 9 июньдә фестиваль тамашачысы режиссерның якут, хакас, казах, һәм эстон театрларында куелган спектакльләренкүрә ала.

“Сергей Потапов – энергетикасы һәм иҗади потенциалы гаять зур булган кеше. Мин аның унлап спектаклен карадым, аларның барысы да үзенчәлекле стильгә ия, әмма шул ук вакытта бер-берсенә охшамаганнар.  Моннан тыш, хәзер ул БДБ илләренең милли театрларында, шул исәптән рус театрларында бик күп спектакльләр куя. Бу бик яхшы, чөнки ул яңача һәм шактый кызыклы итеп эшли”, - дип сөйләде фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов.

6 июнь, 18.30 (К.Тинчурин театры бинасында) К.Куанышбаев исемендәге казах Дәүләтакадемия музыкаль-драма театрының «Чия бакчасы». А.П.Чеховның соңгы чор әсәрләре ике дәвер арасына хас булган гражданлык төшенкелеге, үз кимчелекләре, ялгызлык, түбәнлек әсирлегендә яшәүче максатсыз геройларның эчке конфликтлары, рухи деградацияләре белән сугарылган. Шул ук вакытта Чехов үз темасына хыянәт итми – әсәрләрендә эчке драматизм дөньяви мәшәкатьләрдән өстен һәм тормышның мәңгелек сораулары күтәрелә. Режиссер Сергей Потапов Чехов геройларының дөньяга карашларын заманча өслүптә, вакыт аралыгын һәм вакыйга урынын билгеләмичә ача. Чия бакчасының һәлакәте – иске тормыш рәвешенең һәм иҗтимагый нигезләрнең җимерелүе символы.

6 июнь, 19.00 (Г.Камал исемендәге ТДАТ бинасында) П.А.Ойунский исемендәге Саха академиятеатрының «Уяну» С.баранова-Сергучева. Сергей Потапов куйган әлеге спектакле Бөек Ватан сугышы ветераны, хәзер картлар йортында гомер азагын көтүче ялгыз Картның салкын һәм ябык дөньясына алып керә. Аның яшәү урыны - көн дә тиз үлемен сорап йокларга ята һәм уяна торган тимер карават һәм карават янындагы ике адым җир. Монда еш кына Хатын – элек актриса булырга хыялланган тупас санитарка һәм дель-арте театрының карга битлеген кигән Тилемсә кереп чыга.

7 июнь, 11.00 (Яшь тамашачылар театры, ТЮЗ бинасында) «Читiген» Хакасия драма һәм этникмузыка театрының «Акылдан язган Муклай» П.Ойунский.. Спектакльнең үзәгендә – кыска, ләкин вакыйгаларга бай гомер кичергән, вакыт тегермәне ташы тормышыннан тузан гына калдырган акылдан язган Муклай язмышы. Муклай, кыска булса да, мәгънәле һәм кызыклы гомер кичергән. Аның сөйләгән сүзләре акыл белән тулы – зирәк һәм аңлаешлы булулары белән гади. Сценография төгәллеге, актерларның ихлас уены аша «Читиген» театры  юлында очраган һәркемне кешелектән чыгаручы, куркыныч һәм аяусыз чор образын тудыра. Эчтәлеге һәм формасы буенча спектакль гаять тыгыз – картиналар күренешләрне  актуаль  мәгънә белән тулыландырып алышынып торалар.

9 июнь, 19.00 (Г.Камал исемендәге ТДАТ бинасында) R.A.A.M. Эстония театрының «Убыр»А.Кицберг. Мәхәббәт, көнчелек һәм... ксенофобия – һәр дәвердә яшәгән кешеләрне газаплаган хисләр бу. Таммару (эстон телендә «ару» – акыл, «тамм» – имән) хуторының ябык дөньясына «чит кеше» килеп керә – хуҗа күршеләре тарафыннан каһәрләнгән сихерче кызын йортына кертә. Гаилә бик аз вакыт матур һәм тату яшәп кала...

Якут режиссеры Cергей Потаповның эстон актерлары белән уртак тел таба алуы, спектакльгә гадәти көнкүреш кысаларыннан чыгуына һәм психологик театр теленнән азат булуына мөмкинлек биргән. Спектакль сорауларга ачык җаваплар бирми: кайсын сайларга – сихерче кызы Тийна алып килгән ирекнеме, әллә тормыш базыннан чыгарга җөръәт итмәгән Таммару хуторы халкы сайлаган һәм ышанган ябык дөньянымы?

Башкага карата үткен актуаль караш, “үз” һәм “чит”, гади һәм үзенчәлекнең конфликты, чит ил режиссерлары белән хезмәттәшлеккә, яңа идеяләр һәм чишелешләр ачуга юнәлеш алган коллективның иҗади эзләнүләренә хас. Спектакль өстендә эшләү өчен театр җитәкчесе Мярт Меос танылган якут режиссеры, Марк Захаровның укучысы, “Алтын Битлек” Милли театр премиясе лауреаты Сергей Потаповны чакыра. Шунысы кызыклы, Сергей Потапов – якут шаманы оныгы, өстәвенә - иҗади даирәләрдә (театр, кино) аны “якут Тарантиносы” дип йөртәләр, шуңа да тамашачыларны бик кызыклы һәм эчтәлекле спектакльләр көтә.

Фестиваль спектакльләренә билетлар театр кассаларында сатыла:

Камал театры: 293-03-74, kamalteatr.ru

Яшь тамашачылар театры: 292-18-75 kazan-tuz.ru

Тинчурин театры: 238-56-17 tinchurinteatr.ru

“Әкият” Курчак театры: 237-70-09 puppet-show.ru

***

""Нәүрүз"нең төп максаты - Россия Федерациясе һәм аннан тыш яшәүче төрки халыкларының мәдәни һәм рухи бәйләнешләрен ныгыту. Беренче тапкыр "Нәүрүз" фестивале 1989 елда  СССРның Театр эшлеклеләре берлеге карары буенча Алма-Атада уза. СССР таркалганнан соң,  ел саен уздырыла торган фестиваль 5 ел үткәрелми. "Нәүрүз" фестивале 1998 елда Татарстан Республикасы инициативасы буенча янәдән тергезелә. Хәзерге вакытта фестиваль Татарстанның башкаласы Казанда ике елга бер тапкыр уздырыла. 2010 елдан Фестиваль эгидасы астында "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумы эшли. Әлеге форум кысаларында актерлык һәм режиссерлык осталыгы, театр сәнгате белгечлеге һәм театр сәнгате өлкәсендә менеджмент буенча мастер-класслар һәм семинарлар үткәрелә.

Фестивальне оештыручылар: Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге ярдәме белән Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.

Вторник 30.05.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра