РусТатEng
“НӘҮРҮЗ”-2017 ФЕСТИВАЛЕНЕҢ КӨНДӘЛЕГЕ: ӨЧЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО) “НӘҮРҮЗ”-2017 ФЕСТИВАЛЕНЕҢ КӨНДӘЛЕГЕ: ӨЧЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО) “НӘҮРҮЗ”-2017 ФЕСТИВАЛЕНЕҢ КӨНДӘЛЕГЕ: ӨЧЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО) “НӘҮРҮЗ”-2017 ФЕСТИВАЛЕНЕҢ КӨНДӘЛЕГЕ: ӨЧЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО) “НӘҮРҮЗ”-2017 ФЕСТИВАЛЕНЕҢ КӨНДӘЛЕГЕ: ӨЧЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО) “НӘҮРҮЗ”-2017 ФЕСТИВАЛЕНЕҢ КӨНДӘЛЕГЕ: ӨЧЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО) “НӘҮРҮЗ”-2017 ФЕСТИВАЛЕНЕҢ КӨНДӘЛЕГЕ: ӨЧЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО) “НӘҮРҮЗ”-2017 ФЕСТИВАЛЕНЕҢ КӨНДӘЛЕГЕ: ӨЧЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО)

“НӘҮРҮЗ”-2017 ФЕСТИВАЛЕНЕҢ КӨНДӘЛЕГЕ: ӨЧЕНЧЕ КӨН (ФОТО, ВИДЕО)

Фестивальнең экваторы кунаклар һәм тамашачыларга Казахстан, Якутия, Хакасия һәм Татарстан театрлары спектакльләренең колоритлы программасы белән истә калды. Фестивальнең өченче көнен  Шекспир пьесасы Динә Жумабаева куелышындагы  «Ричард III» спектакле ачып җибәрде (“Дарига-ай” Яшьләр театры, Казахстан).

Александр Вислов, “Вопросы театра” журналының баш мөхәррире урынбасары, ГИТИСның театр белгечлеге факультеты укытучысы:

 “Мин күптәннән спектакльләрдә онытылып, аналитик яктан зур чыгымлы, шуның кадәр көчле актерлык эшен күргәнем булмады. Бу дөньякүләм үрнәкләргә тиң дәрәҗә. Барысы да рольгә тулаем бирелеп уйныйлар. Тамашачы бүген үзен  канлы чынбарлык аша Шекспирның замандашы итеп хис итте”.

Татьяна Джурова, театр тәнкыйтьчесе, “Алтын битлек” премия-фестивале эксперты (Санкт-Петербург ш.):

 “Бу ком, су, тәннәр – барган гамәлләргә аерым бер үтәкүренмәлек һәм үлчәнеш бирә. Әйләнә-тирәнең табигыйлыгы, физик булуы актерлык осталыгына көч биреп тора. Милли үзенчәлекләр кыргый кешеләрнең кыргый дәртләрен чагылдыра”.

Рауза Солтанова, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы һәм декоратив-кулланма сәнгать бүлеге мөдире  (Казан ш.):

 “Әлеге спектакль миңа сәнгать, музыка, пластика, композиция төзелеше ягыннан зур тәэсир калдырды. Тамашачылар белән бердәм киңлектә спектакль үзенең брутальлеге һәм тылсымы белән йогынты ясады. Актерлар эмоциональ һәм күрерлек итеп хис-кичерешләрен һәм якынлашып килүче һәлакәт тойгысын җиткерделәр”.

 “Әкият” курчак театрында Олонхо Театры (Саха (Якутия) Республиткасы) балалар өчен олонхосут Николай Степанов-Нооройның реңиссер Мария Маркова куелышында “Кюн Эрили” спектаклен тәкъдим итте.

«Читiген» Хакас драма һәм этник музыка театры Казан Яшь тамашачылар театры сәхнәсендә якут драматургы Платон Ойунскийның “Акылдан язган Муклай” спектаклен күрсәттеләр. “Акылдан язган Муклай” драмасы – гражданнар сугышы һәм кешенең күңелендәге чишеп булмаслык әхлакый каршылыклар турында биографик таныклыклар.

Елена Карась – театр тәнкыйтьчесе (Мәскәү ш.):

 “Күпләр кебек, мин дә Сергей Потаповның иҗаты артыннан күзәтеп барам. Ул бик тә кызыклы режиссер. Аның театрның тормышы, үсеше турында уйлавы артыннан карау бик кызыклы. “Акылдан язган Муклай” спектаклен тәрҗемә аша тыңлаганда мин  кайвакыт фәлсәфи дуамал фикерләр ишеттем һәм күп нәрсәне аңламадым. Ләкин ни күрик? Без гади булмаган кешенең аерым бер табигате һәм сизгерлеге аша ике дөнья чигендә кала. Ул һәрвакыт кызыл һәм ак турында сөли. Һәм без кызыл төсне геройны яндыручы ялкын аша күрәбез. Кызыл төс спектакльнең ахырында өстенлек ала. Режиссерның спектакль аша җиткерәсе килгән сүзләре кызыклы сәхнә чишелешләре аша бирелә. Ни күреп була? Сергей Потапов гүя гамәлләрне кеше тыныч кына кабул итмәсен дип бөтен килеш тасвирлыйсы килми. Драма стоп-кадрлар аша бирелә – дүрт сүз, геройның дүрт сөйләнеп бетмәгән монологы. Нарратив урынына без монда һәрвакыт ниндидер тукталыш, караңгылану белән өзелгән дүрт сүзгә тап булабыз. Әлеге әсәрне караган вакытта мин шаккатам һәм аптырап калам. Ләкин тәмамлангач мине ниндидер дискретлык, әлеге өзелүләр, тарихның сөйләнмәве, ләкин аффектлар аша тәкъдим ителүе, гадәти булмаган образлар ахыр чиктә эчемдә үсәргә тотынды. Күңелемдә спектакльгә карата күп кенә сорауларым туды: нигә Бах партитасы яңгырый? Герой янындагы хатын-кыз кем? Комиссар аны үтергәнме? һ.б. Әмма боларның барысы да безнең нәкъ менә бүген халәтебез. Бу мәгънәдә Сергей Потапов бик кызыклы театр фикер иясе”.

Көндез матбугат үзәгендә казах театр сәнгате вәкилләре Сергей Потаповның “Чия бакчасы” спектакле ничек итеп тамашачыларны таң калдыруы һәм театр репертуарында хәзерге заман драматургларның әсәрләре буенча спектакльләр булмавы турында фикер алыштылар.

Матбугат конференциясе турында тулырак материал белән сылтама аша танышып була

Г.Камал театрының кече сәхнәсендә Зоя Попова әсәре буенча куелган бер пәрдәлек “Мин очам” моноспектакле тәкъдим ителде. Саха (Якутия) Республикасының Валентина Романкова-Чыскыырай башкаруындагы драма Казан сәхнәсендә каты алкышлар белән кабул ителде.

Олег Лоевский, театр тәнкыйтьчесе (Екатеринбург ш.):

 “Моноспектакль – ул һәрвакыт шәхес. Монда актрисаның гаять зкр шәхес булуы күренә. Валентина Романова искиткеч матур тавыш һәм уникаль энергиягә ия. Беренче чиратта мин аны фантастик рок-н-ролл җырчысы буларак беләм. Спектакльдә миңа ниндидер сагышлылык һәм лирика башкаручыны читлектәге кош образында тотты һәм потенциалын тулысынча ачырга ирек бирмәгән кебек тоелды!”.

Екатерина Рябова, театр тәнкыйтьчесе (Киров ш.):

Валентина Романова күп кенә Европакүләм заманча музыка фестивальләрендә катнаша һәм әлеге мәдәният аның образында шактый күзәтелә. Ул табигатьтән килгән этник көчле тавышвн бик яхшы сизә”.

Татьяна Тихоновец, театр тәнкыйтьчесе (Пермь ш.):

 “Минем актриса шәхесе белән, аның гаҗәеп көче һәм тавышы матурлыгы, спектакльне башлап җибәрүче берничә җөмлә белән бәйле спектакльнең  үз сюжетым барлыкка килде. Героиня үзенең кем булуын, шәхесен һәм эчке халәтен аңа бирелгән исемен аңларга тырыша. Спектакльнең темасы программада язылган сюжетына караганда күпкә тирәнрәк. Монда бик күп метафорик режиссура алымнары җырчының көчле, гади кешегә хас булмаган тавышында чагыла”.

Көн ахырында Г.Камал театрында татар драматургиясенең классигы К.Тинчурин әсәре бенча Георгий Цхвирава куелышында Г.Камал исемендәге ТДАТы актерлары башкаруында “Җилкәнсезләр” спетакле күрсәтелде.

Андрей Пронин, театр тәнкыйтьчесе (Санкт-Петербург ш.):

 “Спектакль якты һәм уңай тәэсирләр калдырды. Ике төп герой: Искәндәр Хәйруллин һәм Илдус Габдрахмановның уеннарын билгеләп үтәсем килә. Бер яктан – аларның рольләре комедияле, икенче яктан – драматик. Икенче пәрдәдә трагик вакыйгалар күрсәтелә: сәүдәгәрнең эшләре уңышлы гына барган чакта кинәт ул беркемгә дә кирәкмәс кеше булып кала. Габдрахманов персонажының чечетка бию сәхнәсе истә калды, ул тормышка ашмаган азатлык турында хыял буенча реквиемга охшый.

Татьяна Джурова, театр тәнкыйтьчесе (Санкт-Петербург ш.):

 “Пьесаны мин укымадым һәм спектакльнең режиссеры текст белән  нинди эш алып барганын әйтә алмыйм. Ләкин сатирик пьесаның драматик контекст алуы аерымачык аңлашыла. Актерлар ансамбле искиткеч эшли, ләкин минем өчен иң төп корылышны алып барган герой Батырхан булды. Минемчә ул ниндидер мәгънәдә драматик Остап Бендерга охшаган. Аңарда мин үзгәреш чорында үз-үзен таба алмаган талантлы кешене күрдем”.

Надежда Осипова, театр белгече (Якутск ш.):

“Үзгәрешләр чорында яшәргә Ходай язмасын”, -дигән кытай әйтемен искә төшерде. Режиссер спектакльдә татар халкының менталитетына басым ясый. Спектакҗдә күренгән төп идеяне болай аңлатып була: халыкка бердәм булырга кирәк, шул вакытта гына ул авырлыкларны җиңеп чыга ала”. 

Четверг 08.06.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра