РусТатEng
КАЗАНДА МАЛЫЙ ТЕАТР ГАСТРОЛЬЛӘРЕ АЧЫЛДЫ (ФОТОРЕПОРТАЖ) КАЗАНДА МАЛЫЙ ТЕАТР ГАСТРОЛЬЛӘРЕ АЧЫЛДЫ (ФОТОРЕПОРТАЖ) КАЗАНДА МАЛЫЙ ТЕАТР ГАСТРОЛЬЛӘРЕ АЧЫЛДЫ (ФОТОРЕПОРТАЖ) КАЗАНДА МАЛЫЙ ТЕАТР ГАСТРОЛЬЛӘРЕ АЧЫЛДЫ (ФОТОРЕПОРТАЖ)

КАЗАНДА МАЛЫЙ ТЕАТР ГАСТРОЛЬЛӘРЕ АЧЫЛДЫ (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Кичә Казанда В.Дельмарның "Дальше - тишина" спектакле белән  Малый Дәүләт академия  театрының гастрольләре ачылды.  Сәламләү сүзе белән сәхнәдән ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТДАТ баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Малый театрдан Россиянең халык артистлары Владимир Дубровский, Александр Ермаков һәм Камал театрыннан Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Равил Шәрәфиев, Алсу Гайнуллина чыгыш ясадылар.

Татарстанның мәдәният министры Малый театрга Казан гастрольләрен нәкъ менә "Дальше-тишина" спектакле белән ачулары өчен рәхмәтен җиткерде. «Малый театр сәхнәсендә тамашачыга бердәнбер таләп бар - спектакль карарга килгәндә һәркемнең күңеле хис-тойгылар өчен ачык булырга тиеш. Шатлык өчен генә түгел, сәхнәдә барган вакыйгаларга борчыла алу өчен дә. Бүгенге пьеса очраклы гына сайланмагандыр дип уйлыйм. Минем өчен театрга барып кайтканнан соңгы хис бик мөһим: кабат-кабат геройлар язмышы өчен борчыласың, үзеңне алар урынына куеп карыйсың», -  диде Ирада Әюпова.

Малый Дәүләт академия театры гастрольләре Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Чәршәмбе 11.09.2019
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра