РусТатEng
ПРЕМЬЕРА БЕЛӘН, ДУСЛАР! (ФОТОРЕПОРТАЖ) ПРЕМЬЕРА БЕЛӘН, ДУСЛАР! (ФОТОРЕПОРТАЖ) ПРЕМЬЕРА БЕЛӘН, ДУСЛАР! (ФОТОРЕПОРТАЖ) ПРЕМЬЕРА БЕЛӘН, ДУСЛАР! (ФОТОРЕПОРТАЖ) ПРЕМЬЕРА БЕЛӘН, ДУСЛАР! (ФОТОРЕПОРТАЖ) ПРЕМЬЕРА БЕЛӘН, ДУСЛАР! (ФОТОРЕПОРТАЖ) ПРЕМЬЕРА БЕЛӘН, ДУСЛАР! (ФОТОРЕПОРТАЖ) ПРЕМЬЕРА БЕЛӘН, ДУСЛАР! (ФОТОРЕПОРТАЖ) ПРЕМЬЕРА БЕЛӘН, ДУСЛАР! (ФОТОРЕПОРТАЖ) ПРЕМЬЕРА БЕЛӘН, ДУСЛАР! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

ПРЕМЬЕРА БЕЛӘН, ДУСЛАР! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Сөмбел Гаффарова әсәре буенча куелган “Килмешәк” спектакленең премьерасы булды!
Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Альберт Нестеров. 
Премьераны шулай ук 15, 17 октябрьдә, 3 һәм 29 ноябрьдә күрергә мөмкин.

Билет алырга. Касса телефоны: (843) 293-03-74

"Килмешәк" спектакленең герое Нәкыйп сугыштан соң, язмышына буйсынып, Канадага килеп эләгә һәм тормышын өр яңа биттән башлап җибәрә. Канаданың зур булмаган бер шәһәрендә ул татар авылындагыча яши башлый - бәрәңге үстерә, Хэллоуин урынына Сабантуй уздыра. Хатынына да ул Джоанна дип түгел, ә татарча "Җаным" дип эндәшә. Көннәрдән бер көнне аның кебек үк "килмешәк", ләкин тамырлары Шотландиядән булган күршесе Самуэль, элеккеге совет гражданнарына кире СССРга кайтырга рөхсәт ителә һәм аларга бернинди дә куркыныч янамый дигән хәбәр алып килә...
Нәкыйп Ватанына кайтырмы? Сөйгәне белән очрашырмы? Әнисенең каберенә килерме? 
Шимбә 14.10.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра