РусТатEng

ПРЕМЬЕРА БЕЛӘН, ДУСЛАР! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында татар поэзиясе һәм драматургиясе классигы Илдар Юзеев әсәре буенча куелган "Ак калфагым төшердем кулдан..." спектакленең премьерасы булды. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссам - Сергей Скоморохов, музыкаль бизәлеш - Фуат Әбүбәкеров, ут куючы рәссамы -Тарас Михалевский.

Спектакльдә Казан һәм Америка татарлары арасында корылган телевизион күпер аша, милли үзаң темасына багышланган сораулар күтәрелә. Үзгәртеп кору чоры татар милләте тарихында гаҗәеп әһәмияткә ия, чөнки әлеге елларда, тыелган яки революциядән соң илдән китәргә мәҗбүр булган язучыларның, галимнәрнең, җәмәгать һәм дин эшлеклеләренең исемнәре бер-бер артлы яңадан халыкка кайта. Ә бүген исә, бөтенләй башка вәзгыять хөкем сөрә. Иреклек һәм ачыклык капкалары акрынлап ябыла баралар, телевидениедә дә башка тапшыруларга өстенлек бирелә, ә илебез “тимер пәрдә” артына яңадан ябылырга әзерләнә. 

Билет алырга. Касса телефоны: 293-03-74.

Пятница 07.04.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра