РусТатEng
РӘШИДӘ ҖИҺАНШИНАНЫ ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ

РӘШИДӘ ҖИҺАНШИНАНЫ ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ

Иртәгә, 11 октябрьдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Рәшидә Җиһаншинаны (1917-2003) искә алу кичәсе уза. Әлеге кичә күренекле актрисаның тууына 100 ел тулуга багышлана. Рәшидә Җиһаншинаның иҗат юлы хакында истәлекләре белән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Наилә Гәрәева һәм Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗанова уртаклашалар. Искә алу кичәсе “Хуҗа Насретдин” спектакле белән дәвам итә. 

Вторник 10.10.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра