РусТатEng

САМАРА ГАСТРОЛЬЛӘРЕ (2 КӨН, ФОТОРЕПОРТАЖ)

Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Самара шәһәренең М.Горький исемендәге Самара Академия драма театрында «Көтәм сине...» спектаклен тәкъдим итте. 

«Көтәм сине...» спектаклендә вакыйгалар шәһәр хастаханәсендә бара. Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев бала көтүче берничә пар үрнәгендә безнең җәмгыятьтәге бозыклык һәм гаделлек үрнәкләрен ачып бирә; “нәселебезне, халкыбызны, кешелекне дәвам итү хокукына ия булыр өчен кулыбыздан килгәнне эшләдекме без?” - дигән сорауга җавап эзли. Кызганыч ки, медицина көче чиксез түгел, ана булу шатлыгы һәрбер хатын-кызга да елмаймый, һәрбер гаиләгә дә андый бәхетле мәшәкатьләр насыйп булмый. Ә бәлки, усаллык, нәфрәт белән тулы, бертуктаусыз кан коелган, тереклекне юкка чыгаруга өндәгән, бетмәс сугышлар кайнаган бу дөньяга балаларның үзләренең туасы килмидер?..

Исегезгә төшерәбез, 10-13 апрельдә М.Горький исемендәге Самара Академия драма театры сәхнәсендә Камал театрының традицион гастрольләре уза. Гастроль кысаларында театрның соңгы елларда куелган 3 спектакле тәкъдим ителә. 

Среда 12.04.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра