РусТатEng

САМАРАДА КАМАЛ ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ АЧЫЛДЫ

Кичә Самарада Н.Исәнбәт һәм С.Ваннусның "Хуҗа Насретдин" спектакле белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре ачылды. М.Горький исемендәге Самара Академия драма театрына тамашачылар залны тутырып килгәннәр иде. Сәламләү сүзләре белән М.Горький исемендәге Самара Академия театры директоры Вячеслав Гвоздков, Г.Камал исемендәге ТДАТ директоры Илфир Якупов һәм Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов чыгыш ясадылар. 
Исегезгә төшерәбез, 10-13 апрельдә М.Горький исемендәге Самара Академия драма театры сәхнәсендә Камал театрының традицион гастрольләре уза. Гастроль кысаларында театрның соңгы елларда куелган 3 спектакле тәкъдим ителә. 

Вторник 11.04.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра