РусТатEng

САМАРАДА КАМАЛ ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ ТӘМАМЛАНДЫ

Кичә, 12 апрельдә, Самара шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының гастрольләре тәмамланды. Камал театры артистлары өч көн дәвамында М.Горький исемендәге Самара Академия драма театрында Самара халкын иҗатлары белән шатландырдылар. Барлык дүрт спектакль дә тулы заллар белән узды. Гастрольләр "Агыла да болыт агыла..." һәм "Җилкәнсезләр" спектакльләре белән ябылды.
Пәнҗешәмбе 13.04.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра