РусТатEng
СЕРГЕЙ ПОТАПОВ: “МИН ҮЗЕМНЕ КЫЗЫКСЫНДЫРА АЛГАН ӘСӘРНЕ ГЕНӘ КУЯМ” СЕРГЕЙ ПОТАПОВ: “МИН ҮЗЕМНЕ КЫЗЫКСЫНДЫРА АЛГАН ӘСӘРНЕ ГЕНӘ КУЯМ” СЕРГЕЙ ПОТАПОВ: “МИН ҮЗЕМНЕ КЫЗЫКСЫНДЫРА АЛГАН ӘСӘРНЕ ГЕНӘ КУЯМ” СЕРГЕЙ ПОТАПОВ: “МИН ҮЗЕМНЕ КЫЗЫКСЫНДЫРА АЛГАН ӘСӘРНЕ ГЕНӘ КУЯМ” СЕРГЕЙ ПОТАПОВ: “МИН ҮЗЕМНЕ КЫЗЫКСЫНДЫРА АЛГАН ӘСӘРНЕ ГЕНӘ КУЯМ”

СЕРГЕЙ ПОТАПОВ: “МИН ҮЗЕМНЕ КЫЗЫКСЫНДЫРА АЛГАН ӘСӘРНЕ ГЕНӘ КУЯМ”

“Нәүрүз” фестиваленең матбугат үзәгендә Якутия театрлары вәкилләре белән конференция узды. Матбугат чарасында П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры режиссеры Сергей Потапов, “Сугышчы кыз Джырыбына”  спектакле режиссеры (Саха (Якутия) Республикасы Олонхо театры) Матрена Корнилова, Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Яшь тамашачылар театры сәнгать җитәкчесе Алексей Павлов һәм театр тәнкыйтьчесе Надежда Осипова катнашты.

Кичә, фестивальнең беренче көнендә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә тамашачылар хозурына Саха Республикасының атказанган артисткасы Матрена Корнилова куелышында “Сугышчы кыз Джырыбына” спектакле  тәкъдим ителде.

 “Нәүрүз”гә дулкынлану хисе белән килдем, чөнки монда мин режиссер сыйфатында чыгыш ясыйм”, - дип белдерде журналистларга Матрена Корнилова. “Сугышчы кыз Джырыбына” спектакле  аның дебют эше. – Мин әлеге Олонхога заманча һәм аңлаешлы булганы өчен мөрәҗәгать иттем. Спектакльне иҗат иткәндә халык сәнгатенең стилистик элементларын: уникаль башкарулы тойукны һәм осуохай әйлән-бәйлән биюен кулланырга тырыштым.

Әңгәмә барышында журналистлар һәм тәнкыйтьчеләр спектакльнең геройларының башкару осталыкларын һәм пластикаларын бәяләделәр. Матрена Корнилова белдерүенчә, барлык костюмнарны һәм геройларның бизәнү әйберләрен  артистлар үзләре иҗат иткәннәр.

Режиссер Сергей Потаповның спектакльләре “Нәүрүз” фестивале афишасында аерым бер урын алып торалар (тамашачылар аның якут, хакас, казах һәм эстон театрларында куелган спектакльләрен күрә алачаклар). Ул үзенең күпсанлы спектакльләрне кыска вакыт эченда куя алу серләре белән бүлеште.

“Кыска вакыт эчендә спектакльләр куярга кирәк булган лабораторияләрдә еш катнашканга күрә, мин тиз эшләргә өйрәндем”, - дип сөйләде Сергей Потапов. – Театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский әлеге сыйфатым өчен миңа ялкау режиссер дигән исем дә бирде” (көлә).

Журналистларның: “Куяр өчен әсәрне ничек сайлыйсыз?” - дигән соравына, Сергей, үзен нинди укылган әсәр кызыксындыра, шуны куюын белдерде. Әмма соңгы вакытта режиссер эшчәнлегенең күп өлешен башка театрлар белән хезмәттәшлек алып торуын да әйтеп узды.

Көз көне С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры чакыруы буенча Сергей әзербайҗан драматургы Джавид Гусейн пьесасы буенча “Иблис” (Дьявол) спектаклен куярга уйлый. Режиссер сүзләре буенча, Камал театрында да спектакль кую турында сөйләшүләр алып барыла.

Саха (Якутия) Республикасының Алексей Егоров җитәкчелегендәге Дәүләт Эстрада театры “Нәүрүз” фестивалендә беренче тапкыр катнаша.

Алексей оештыручыларга Казандагы фестивальгә чакырулары өчен рәхмәт белдерде. “Безнең өчен “Нәүрүз” – зур вакыйга, чөнки театр үзенең эшләү дәверендә беренче мәртәбә фестивальдә катнаша”, - дип сөйләде Алексей Егоров. – “2015 елга кадәр без концертлар агентлыгы буларак эшләдек һәм инде менә 2 ел тулы театр буларак эшлибез. Әлеге вакыт эчендә без 6 музыкаль спектакль иҗат иттек”.

Фестивальдә Якутия Эстрада театры режиссер Александр Титигировның “Мин очам” моноспектаклен тәкъдим итә. Спектакль 7 июньдә 17.00 сәгатьтә Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә күрсәтелә.

Якутия Яшь тамашачылар театры фестивальдә “Бәхет ташы” һәм “Король үлә” спектакльләрен тәкъдим итә. Театрның сәнгать җитәкчесе Алексей Павлов журналистларга спектакльне француз драматургы Эжен Ионеско әсәре буенча кую идеясе ничек барлыкка килгәнен сөйләде. Театрның сәнгать җитәкчесе сүзләре буенча, режиссер Карл Сергучев үзе әлеге спектакльне сайлаган һәм Павловка: “Корольне син уйнарсың!” – дигән. Спектакльдә баш рольне Алексей Павлов үзе башкара. 

Вторник 06.06.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра