РусТатEng

ТҮБӘН КАМА ГАСТРОЛЬЛӘРЕ (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Түбән Кама шәһәренең  Халыклар иҗаты йортында «Көтәм сине...» спектаклен тәкъдим итте. «Көтәм сине...» спектаклендә вакыйгалар шәһәр хастаханәсендә бара. Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев бала көтүче берничә пар үрнәгендә безнең җәмгыятьтәге бозыклык һәм гаделлек үрнәкләрен ачып бирә; “нәселебезне, халкыбызны, кешелекне дәвам итү хокукына ия булыр өчен кулыбыздан килгәнне эшләдекме без?” - дигән сорауга җавап эзли.

Исегезгә төшерәбез, 14-21 февралендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры (Казан шәһәре)  традиция буенча Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә гастрольләр белән килә. Гастрольләр афишасында 5 спектакль, шуларның 3 премьера. Билетлар инде сатуда, аларны Камал театры сайтында "Афиша-Гастрольләр" сәхифәсендә алып була. 

Понедельник 20.02.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра