РусТатEng
"ТАТАР-ИНФОРМ" "КӨТӘМ СИНЕ…" СПЕКТАКЛЕН ОНЛАЙН КҮРСӘТӘ "ТАТАР-ИНФОРМ" "КӨТӘМ СИНЕ…" СПЕКТАКЛЕН ОНЛАЙН КҮРСӘТӘ

"ТАТАР-ИНФОРМ" "КӨТӘМ СИНЕ…" СПЕКТАКЛЕН ОНЛАЙН КҮРСӘТӘ

Бүген 18:00 сәгатьтә  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Камал театрының Туфан Миңнуллинның якты истәлегенә багышланган «Көтәм сине…» спектаклен онлайн күрсәтә. 
Авторлар спектакльнең жанрын мелодраматик уйланулар дип биргән. Спектакльдә театрның яшь актерлары – Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, Ришат Әхмәдуллин, Артур Шәйдуллин һәм башкалар катнаша. 
«Көтәм сине...» спектаклендә вакыйгалар шәһәр хастаханәсендә бара. Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев бала көтүче берничә пар үрнәгендә безнең җәмгыятьтәге бозыклык һәм гаделлек үрнәкләрен ачып бирә; “нәселебезне, халкыбызны, кешелекне дәвам итү хокукына ия булыр өчен кулыбыздан килгәнне эшләдекме без?” дигән сорауга җавап эзли. 
Карау өчен сылтама

Җомга 03.05.2019
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра