РусТатEng
 ТЕАТР КАССИРЛАРЫ КӨНЕ БЕЛӘН!  ТЕАТР КАССИРЛАРЫ КӨНЕ БЕЛӘН!  ТЕАТР КАССИРЛАРЫ КӨНЕ БЕЛӘН!

ТЕАТР КАССИРЛАРЫ КӨНЕ БЕЛӘН!

Бүген 2 март — театр кассирлары көне. Театр кайдан башлана? Әлбәттә, театр кассасыннан, кассирның елмаюлы карашыннан, ягымлы тавышыннан! Камал театры кассирлары Айбедулова Гүзәл Габделәхәт кызын һәм Муллаянова Чулпан Фикрат кызын һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар, күтәренке кәеф, бәхет телибез!
Без кассирларыбыз белән мини-сораштыру үткәрдек.

Айбедулова Гүзәл Габделәхәт кызы:
1. Нинди яраткан шөгыльләрегез бар?
- Гаиләмне үзем пешергән тәм-томнар белән сыйларга яратам. Кышларын чаңгыда йөрим. Буш вакытларда бәйләргә яратам.
2. Яраткан артистыгыз?
- Равил Шәрәфиев. Наилә Гәрәеваның аеруча "Бабайлар чуагы"нда башкарган ролен яратам. Дания Нуруллина, Гөлчәчәк Гәйфетдинова, Раил Шәмсуаровларның һ.б. уеннарына мөккибәнмен.
3. Яраткан спектаклегез?
- "Миркәй белән Айсылу", "Бабайлар чуагы", "Гөргөри кияүләре", "Җанкисәккәем", "Сөясеңме, сөймисеңме..." һ.б.
4. Сез бу эшкә ничек килеп урнаштыгыз?
- Шамил Зиннур улы директор булган вакытта театрда сәркәтип булып эшләдем. Декрет ялыннан соң кассир вазыйфасына күчерелдем.
5. Театрда ничә ел эшлисез?
- Театрда 2005 елның 9 февраленнән бирле эшлим.
6. Даими тамашачыларны таныйсызмы?
- Таныйм, әлбәттә. Даими тамашачыларыбыз бик күп, алар белән дуслашып беттек. Исемнәрен белеп бетермәсәм дә, йөзгә күбесен таныйм: Әлмәттән Рәшит, Сабадан Йолдыз апа, Алия апа, Гөлнара апа, Айсылу апа, Гөлсу...

Муллаянова Чулпан Фикрат кызы:
1. Нинди яраткан шөгыльләрегез бар?
- Буш вакытларымда бәйлим.
2. Яраткан артистыгыз?
- Барысын да бик яратам. Аеруча Наилә Гәрәева, Дания Нуруллина, Ришат Әхмәдуллин, Раил Шәмсуаровларның уйнауларына сокланам.
3. Яраткан спектаклегез?
- "Бабайлар чуагы", "Килә ява, килә ява...", "Бию пәрие", "Көтәм сине" һ.б.
4. Сез бу эшкә ничек килеп урнаштыгыз?
- Театрда эшләүче танышым вакансия бар дип әйтте һәм мин бик теләп килдем.
5. Театрда ничә ел эшлисез?
- 7 ел, 2013 елның 29 нчы гыйнварынан бирле.
6. Даими тамашачыларны таныйсызмы?
- Таныйм. Алар бик күп. Әйтик, Рәдифә апа, ул гел билетларны 1 нче рәткә ала. Йолдыз апа, ул гаиләсе һәм гаилә дуслары белән килә. Ләйсән Рәхимова, теш табибы. Бу сезонда ул хәтта ВИП-тамашачы буларак бүләкләнде... Күбесенең телефон номерлары да бар.
Дүшәмбе 02.03.2020
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра