РусТатEng
ТИРӘН КАЙГЫ

ТИРӘН КАЙГЫ

Бүген, 27 июльдә, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты, танылган җырчы Хәния Фәрхи вафат булды. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын!
Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхине соңгы юлга озату шимбә көнне, 29 июльдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак.
Четверг 27.07.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра