РусТатEng
ТИРӘН КАЙГЫ

ТИРӘН КАЙГЫ

Кичә, 17 сентябрьдә, күренекле татар драматургы Ризван Хәмид вафат булды. Ризван Хәмидкә 24 октябрьдә 76 яшь тулган булыр иде. Татар тамашачы драматургның соңгы эшләре буларак Мансур Гыйләҗев белән автордаш булып язылган “Курчак туе” пьесасы буенча Г.Камал театрында куелган спектакльне яхшы хәтерли.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын! 
Дүшәмбе 18.09.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра