РусТатEng
НИ ӨЧЕН БАШКОРТСТАН ТАМАШАЧЫСЫ ТӘРҖЕМӘ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕН ЯРАТМЫЙ? НИ ӨЧЕН БАШКОРТСТАН ТАМАШАЧЫСЫ ТӘРҖЕМӘ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕН ЯРАТМЫЙ? НИ ӨЧЕН БАШКОРТСТАН ТАМАШАЧЫСЫ ТӘРҖЕМӘ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕН ЯРАТМЫЙ?

НИ ӨЧЕН БАШКОРТСТАН ТАМАШАЧЫСЫ ТӘРҖЕМӘ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕН ЯРАТМЫЙ?

Фестивальнең матбугат үзәгендә Башкортстан театрлары вәкилләре белән матбугат конференциясе үтте. Журналистларның сорауларына театр белгече, Уфа “Нур” татар дәүләт театрының сәнгать бүлеге җитәкчесе Динә Дәүләтшина һәм Башкортстан Республикасының Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры режиссеры Азат Җиһаншин җавап бирде.  

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының кичә тәкъдим иткән “Үткәннән килгән ханын” спектакле тамашачылар тарафыннан төрлечә кабул ителде.

«Пьеса өзлексез үзгәреп торган вакыйгалардан гыйбарәт. Безнең тамашачыга моны кабул итүе кыен, чөнки безгә башыннан ахырына кадәр аңлашыла торган тарих кирәк. – диде Динә Дәүләтшина. – Без кара комедия уйнамыйбыз һәм тамашачыны йөз процент мистикага батырмыйбыз, гәрчә, режиссер моны сакларга тырышса да. Спектакль тамашачы хакына бераз йомшартылды».

Театр белгече әйтүенчә, әгәр спектакль мәскәү тәнкыйтьчеләре күргәнчә, башкорт халкы менталитетын исәпкә алмыйча куелса, премьераның беренче көненнән соң ук зал буш булыр иде.

«Без режиссер белән спектакльнең ахырга кадәр барып чыкмаганлыгын аңлыйбыз, тик “Үткәннән килгән ханын” – көнбатыш драматургиясына орыну, театрның үсеше өчен кирәк булган башка стильдә эшләп карау», – дип басым ясады Динә Дәүләтшина.

Театр белгече: “Башкортстанда да, Татарстандагы кебек үк, тәрҗемә спектакльләрен яратмыйлар”,- диде.

Фестивальдә Альбер Камю пьесасы буенча “Калигула” спектаклен тәкъдим итүче режиссер Азат Җиһаншин да аны хуплады.

Режиссер спектакльне үз-үзендә һәм һәрбер кешенең күңелендә казыну өчен куюы турында әйтте. «Мин үзем дә берни белмим, шуңа бу спектакльне куйдым да, - диде ул. – Спектакль безнең хакта, кешеләр турында, һәркем күңелендә бәләкәй Камю утыруы хакында. Кемдер аны көн дә үстерә, үз өстендә эшли һәм яшәргә өйрәнә. Монда меңләгән сораулар, җавапларын үзегез эзләгез».

«Уфада мин бу спектакльне фәлсәфәне сагынучы тамашачылар өчен куйдым. Мин аларның барлыгын белдем, - диде режиссер. Спектакль сезонга 1-2 мәртәбә күрсәтелә һәм зал һәрвакыт тулы».

Кичә Камал театры сәхнәсендә тәкъдим ителгән “Өстаган” спектакленең режиссеры Антон Федоров матбугат конференциясенә килә алмады. Чөнки конференция вакытында әлеге режиссерның “Нәүрүз” фестивалендә тәкъдим ителәчәк икенче эше - “Глумов” спектакленә әзерлек бара иде. Островский әсәре буенча әлеге спектакльне Антон Федеров Салават башкорт дәүләт драма театырында куйган.

Хөрмәтле журналистлар!

6 июньдә 15.00 сәгатьтә фестивальнең матбугат үзәгендә чит ил продюсерлары катнашында матбугат конференциясе була. Сезне көтеп калабыз!

Чәршәмбе 05.06.2019
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра