РусТатEng

ЯР ЧАЛЛЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ (2 КӨН, ФОТОРЕПОРТАЖ)

Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда «Бармы ришвәттән дәва?..» спектаклен тәкъдим итте. Эшеннән куылган химия укытучысы Сәйфи ришвәткә каршы дару уйлап таба һәм аны үзе яшәгән районда гына түгел, бөтен дөнья буйлап таратырга уйлый. Әлеге яңалык район җитәкчеләренә аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә... 

Исегезгә төшерәбез, 14-21 февралендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры (Казан шәһәре)  традиция буенча Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә гастрольләр белән килә. Гастрольләр афишасында 5 спектакль, шуларның 3 премьера. Билетлар инде сатуда, аларны Камал театры сайтында "Афиша-Гастрольләр" сәхифәсендә алып була. 

Четверг 16.02.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра