РусТатEng

ЯР ЧАЛЛЫ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ (4 КӨН, ФОТОРЕПОРТАЖ)

Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда «Сөясеңме, сөймисеңме...» спектаклен тәкъдим итте.  Авырып ятканда Картның күзенә әҗәл күренә һәм исән калырга бер мөмкинлек бирә: гомере озынайтылсын өчен ул өч сәгать эчендә бер изге гамәл кылырга тиеш була. Һәм алар карчыгы белән, ашыгып-кабаланып, нинди изгелек кылырга дип уйлаша башлыйлар.

Исегезгә төшерәбез, 14-21 февралендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры (Казан шәһәре)  традиция буенча Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә гастрольләр белән килә. Гастрольләр афишасында 5 спектакль, шуларның 3 премьера. Билетлар инде сатуда, аларны Камал театры сайтында "Афиша-Гастрольләр" сәхифәсендә алып була. 

Суббота 18.02.2017
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра