РусТатEng

"Авыл эте Акбай" янә сәхнәдә.

Премьера көнне театр кунакларын бүләкләр, конкурслар һәм күңелле сюрпризлар көтә, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.“Авыл эте Акбай премьерасының беренче көннәрендә, 19 һәм 20 октябрьдә сәгать 11-дән 12-гә кадәр, Камал театры яшь тамашачылары өчен спектакль алдыннан бәйрәм оештыра. Фойеда театрның кечкенә дусларын балалар спектакльләреннән персонажлар, Камал театры спонсорларыннан бүләкләр көтә, профессиональ грим салучылар “аквагрим ярдәмендә балалардан спектакль геройлары ясарга һәм тагы бер бүләк ‐ чын фотосессия оештырырга вәгъдә итә.Камал театры директоры Илфир Якупов: “Авыл эте Акбай ‐ ул кызыклы, мавыктыргыч маҗара. Балалар театрга килеп керү белән күңелле, якты спектакль атмосферасына чумачак. Без бу көн балаларның исендә калуын һәм алар өчен чын бәйрәмгә әверелүен телибез, - ди.Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай - һәркемгә таныш пьеса. Бу спектакльдә инде ничә буын балалар тәрбияләнде. Юлында күпме каршылыкларга очрап та, һәммәсен җиңеп чыга алган Акбай маҗаралары 1980нче елларда бик популяр була. Балалар өчен куелган әлеге спектакльне легендарь дип атарга да мөмкин. Режиссер Лилия Әхмәтова Туфан Миңнуллинның шушы пьесасына кабат әйләнеп кайтты. “Пьесаны янәдән укып чыккач шундый сорау туды: әлеге тема замана балаларын кызыксындыра алырмы икән? Шушы сорауга җавап эзләп, мин берничә мөһим әйберне аңладым. Акбай маҗаралары ‐ ул мавыктыргыч сәяхәт! Аның юлында гел яңа персонажлар очрап кына тора, вакыйгалар бик тиз алышына... Шуңа да аны балалар яратып караган һәм киләчәктә дә ул алар өчен кызыклы булыр дип уйлыйм! Без спектакльдә “Шәһәрдә - рәхәт, ә авылда күңелсез дигән фикер уздырмыйбыз. Без бары тик балаларны кызыксындырып, аларның күңелен күрергә генә телибез, -ди яшь режиссер. Интертат. Мөршидә Кыямова. 14 октябрь 2013ел .
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра