РусТатEng

"Галиябану": гасыр дәвамында сыналган әсәр


Төп текст: http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/49031-galiyabanu-gasyir-d%D3%99vamyinda-syinalgan-%D3%99s%D3...

Татарның атаклы “Галиябану” драмасы язылуга тиздән йөз ел тула. Гасыр дәвамында милли сәхнәбездә уйналып килгән әлеге әсәрне театр сәнгатен сөючеләр аерым дулкынлану һәм җылылык белән тамаша кыла. Г.Камал театры яңа 110 сезонының тәүге премьерасы Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” музыкаль әсәре булачак. Аны драматург, режиссер Илгиз Зәйниев сәхнәләштерә.

Бу пьесаны автор 1916 елда язган. Әдәбиятчы-галимнәребез “Галиябану”ны шул чордагы бөтен татар драматургиясендә иң камил, иң халыкчан әсәрләрнең берсе булган мәшһүр әсәр дип бәяли.

Сәхнәдә тәүге кат әсәр 1917 елның 19 мартында Оренбурдагы “Нур” труппасы тарафыннан куела һәм уйнала. Хәзерге көндә дә театр коллективлары бу әсәргә әледән-әле мөрәҗәгать итеп тора. Әсәрнең язылу тарихына күз салсак, М.Фәйзи әсәрне башта “Сәгадәтбану”, ягъни “бәхетле кыз” исеме белән атаган, ә соңыннан пьеса “Галиябану” исеме белән сәхнәләштерелә. “Галиябану” - “бөек кыз” мәгънәсендә. Бу драма беренчеләрдән булып сәхнәгә җыр-музыка алып килә, татар сәнгатеңдә яңа музыкаль драма жанрына нигез сала. Әсәр дөнья классикасы җәүһәрләре белән беррәттән саф мәхәббәт көченә дан җырлый. Шәхсән М.Фәйзи үзенең истәлекләрендә бу хакта менә нәрсә дип язып калдырган: “Казан ягы авылларында йөреп кайттым, бу яктагы авылларда күргән матур күренешләрдән файдаланып “Сәгадәтбану” (“Галиябану”) исемле пьеса язу уе туды. Көннәрем шул хакта мәшгуль булып уза башлады”. Авторга бу әсәр драматург буларак дан, шөһрәт китерә...

Г.Камал театрында “Галиябану” соңгы тапкыр моннан 24 ел элек куелган була. “Галиябану” - популяр пьеса, аны мәктәп программасыннан ук беләбез. Тамашачы да ятлап бетергәндер. Ләкин дөресен әйтергә кирәк, әсәр безнең театр сәхнәсенә ярашып китә алмады. Безнең труппа аңа яңа сулыш өрергә омтыла. Спектакль шактый кызыклы булырга охшаган. Театрда репетицияләрнең гөрләгән чагы, артистларыбыз да, режиссер да дулкынлана... Үзебез дә “Галиябану”ны кызыксынып көтәбез. Спектакль Камал сәхнәсендә унынчы тапкыр сәхнәләштерелә”, - ди театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Театрның бүгенге артистлары бер гасыр элек хөкем сөргән саф хисләрне, нәфрәтне күрсәтә, җаннарны айкый торган татар аһәңен җиткерә алырмы?.. Бу сорауга җавапны 3 октябрь көнне табарбыз. “Галиябану” музыкаль драма 3, 4, 21 октябрьдә күрсәтелә.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, Илгиз Зәйниевнең яңа сезонда Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасы буенча иҗат иткән “Әлли-бәлли-бәү” спектакле һәм “Кәҗә, Сарык һ.б.” әкиятен дә күрә алачакбыз. Соңгысын театрның балетмейстры Сәлимә Әминова, театрның әйдәп баручы артисты Илдус Габдрахманов сәхнәләштерә.

Яңа сезон 2 октябрь көнне, гадәттәгечә, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәле” белән башланып китә.

Гомумән, быел Г.Камал исемендәге театр 7 премьера тәкъдим итәргә җыена. Фәрит Бикчәнтәев белдергәнчә, дүртесе – зур, өчесе кече сәхнәдә уйналачак. Бу хакта без тулырак мәгълүмат бирербез әле.

"Интертат". Мөршидә Кыямова. 23.09.2015г ел.

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра