РусТатEng

"Хафалы биюләр", ягъни түрәләр табынына теләсә кемне утыртмыйлар!

Төп текст: http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/50078-hafalyi-biyul%D3%99r-yag'ni-t%D2%AFr%D3%99l%D3%99r-tab...

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры кылдан йөрергә ярата. Тәвәккәл таш яра, дип уйлыйлар бугай. Бу принцип бик күркәм. Әмма кайчакта ул театр эстетикасына, зәвыгына сыешып бетми, дип уйлыйм.

Салават Юзеев пьесасы буенча, яшь режиссер Рамил Гәрәев тарафыннан куелган “Хафалы биюләр” комедиясе Г.Камал исемендәге театрның кече залында   журналистлар өчен махсус тәкъдим ителде. Бу сәхнә әсәре “Действующие лица” (“Катнашучылар”) дип аталган халыкара драматургия конкурсында "Современная драматургия” журналының махсус бүләгенә лаек булган иде. Автор биредә адәм балаларының кайберләренә хас булган ялагайлану сыйфатын тасвирый. Бүгенге заманда да гади кешеләр түрәләргә, җитәкчеләргә, хәтта “калын кесәләргә” бәйле булырга, хезмәт итәргә мәҗбүр. Халыкча әйтсәк, тормыш кайчак дуңгызга да җизни дидертә шул.

Пәрдә ачылгач та, беренче уй: Кече сәхнәнең мөмкинлекләре сокландыра. Һәм бу фикер спектакль азагына кадәр озата барды... Сәхнәдәге вакыйгалар кыя янында байлар ял итәр өчен махсус корылган чатыр артында бара. Ә андагы геройлар, ягъни табынчы-официантлар үзләренең хуҗаларына ярарга тырыша. Үзара әйткәләшеп алалар, шулай да үзләрен команда дип атыйлар. Бигрәк тә Атабай образы. “Без - команда, без моны булдырабыз,” дип кул астындагыларны “рухландыра” ул. Атабай түрәләргә  тәлинкә тотып яшәгән өчен җәннәткә эләгәм, дип уйлый күрәсең. Ул “Җәннәттә нишләрмен икән?”- ди. Ә аңардан Руфин (икенче бер табынчы): “Анда да байларга хезмәт күрсәтерсең...” – дип көлә.

Спектакльдә нибары 4 кеше катнаша. Беренчесе – Атабай. Бу образны Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев башкара. Рубин ролендә Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахман, Раян - Алмаз Гәрәев, Кыз – Айгөл Миңнуллина.

Спектакльнең жанры комедия диелгән булса да, сәхнә күренешләре урыны-урыны белән көлдерә, урыны-урыны белән күзгә ачы яшь тә китерә.

Кемгәдер очу, кемгәдер шуышу язган – мәҗлескә шәрык биюе башкарыга чакырылган кыз әнә шулай ди. Тормышын куркыныч астына куеп, ул исерек байлар янында биеп йөри, герой үзе әйтмешли “чөнки алар түли”.  “Биюче кыз гади генә кыз түгел, ул – язмыш, фатум, хыял... Пьесаның төп фикере – кешенең  гомер буе сайлау алдында калуы...” – ди театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.

Әсәрдә куелган сорауларның катлаулылыгы, төгәл генә җавапларның булмавы, бай характерлар һәм образларның күпкатламлылыгы – Г.Камал театрының сәнгатькәрләрен җәлеп иткән дә инде. Режиссер Рамил Гәрәев үзе дә мондый тәҗрибә ясарга мөмкинлек биргәннәре өчен аларга рәхмәтле. Остазы, Татарстан һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев – әлеге спектакльнең сәнгать җитәкчесе дә. Музыкаль бизәлешне дә алар Рамил белән бергәләп башкарган. “Акрынайтылган кадр”, ягъни кино алымы спектакль тукымасына җанлылык өсти. Цирк трюклары егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләргә үзгә бер романтик караш ташларга мәҗбүр итте. Бу җәһәттән спектакльнең хореографы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминовага афәрин диясе килә.

Халык арасында кино режиссеры, драматург буларак танылган Салават Юзеев, пьеса мәхәббәт, үлем һәм хөрлек турында, ди. Режиссер әлеге төшенчәләрне тулысынча аңлаган булса кирәк. Куелыш тамашачыны ялыктырмый, көчләп такмый гына геройларның йөзләрен ачарга, кылган гамәлләрен барларга этәрә кебек.

Камаллыларның әдәпкә сыеп бетми торган “мөгез чыгарулары”на килсәк, тел мәсьәләсен әйтми калу дөрес булмас. Русчалатып чеп-чи сүгенү, гафу итегез, “күт ялау” дигән сүзләрнең әдәбирәк формалары кулланылса, тамашачы зәвыгына да хилафлык килмәс иде шикелле. Арабызда театрга матур сөйләм тыңларга йөрүчеләр дә бар бит.

“Хафалы биюләр” Рамилнең талантын тагын бер мәртәбә раслады (бу инде аның өченче куелышы). Театр репертуарына тамашачы яратып йөри торган тагын бер спектакль өстәлде.

25, 26, 27 октябрь көннәрендә тәкъдим ителәчәк премьера күпләребезгә безнең тормышны, хәзерге вәзгыятьне  яңа яктан ачарга ярдәм итәр.

"Интертат". Мөршидә Кыямова. 23.10.2015 ел.

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра