РусТатEng

"Сиңа Тукайны да уйнарга язсын..."

1961 елда Щепкин исемендәге Югары театр студиясен (училищесынтәмамлап Казангакайткан егет-кыз­ларны гомумиләштереп «төркем» дип атыйбызШулай күнектекАларның күбесенинди генә авыр чорларда да үз һөнәренә тугры калды һәм ярты гасырдан артык тамашачымәхәббәтенә коенып яшәде.

Шөкер, бүген дә яши. Урыста «штучный товар» дигән әйтем куллана­лар. Гомерен иҗатка багышлаган «щепкинчылар»ның һәрберсен иң затлы, иң асыл тауарга тиңләргә мөмкин. Мәсәлән, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай бүләге лауреаты Наил Дунаевтан баш­ка Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрын ничек күз алдына китерәсең ди! Бу мөмкинме соң? Та­гын әле бер «мөмкин булмаган хәл» турында да ишет­тек, имеш күренекле затыбыз сигез дистәсен тутыра икән. Ышанасы да килми. Ул әнә үзе дә артыннан куып чапкан елларга шаккатып карый кебек. Йөрәк һаман унҗидедә шул! Дөнья дөбердәтерлек көч-гайрәткә ия ир-егетнең паспорттагы яше белән килешмәве таби­гый нәрсә инде ул.

– Саумы сез?! Сезгә ничек эндәшим икән дип аптырап утырам.– Әни өчен мин улым Микулай идем. Шәректәшләр Дунай ди. Марсель Сәлимҗанов Коля дия иде. Яшьләр – Наил абый. Кайсы исемемә дә риза мин.– Хуш, Наил абый. Наил тәхәллүсен тикмәгә генә алмагансың, әйеме?

– Әхмәт Фәйзинең «Тукай» спектакле безнең диплом эше иде. Берьюлы ике куян тоттык без: Казанда Тукайның 75 еллыгына аны Камал театры сәхнәсендә дә уйнадык.

– Сүз башы бит шүрәле дигәндәй, әз генә чигенеш ясап, хәтер дәфтәрегезгә күз салыйк әле.

– Әхмәт абыйның романы бу­енча инсценировканы үзем яздым, үзем яшь Тукайны уйнадым.Язучы Мәскәүдә яши иде, тамашадан соң үзе янына чакырып: «Сиңа олы Ту­кайны да уйнарга язсын,улым», – дип кочаклап алды. Аның теләкләре кабул булды. Тик бер каршылык туды: мин, НиколайДунаев – төп рольдә. Мин – шагыйрь. Шуннан соң өлкән артист­лар: «Әйдә, исемеңне үзгәртәбез, әнә,тамашачы ничек инде Тукайга рус кешесе билгеләнгән», – дип риза­сызлык белдерә, диләр. Ул вакыттакерәшеннәр турында мәгълүмат бик аз, безне белмиләр диярлек иде. «Наил дип куйсак, ярыймы?» – диләр. «Ярый, тик фамилиям белән әти исеменә тимәгез», – дидем.


– Сезнең фамилиягә тиярлек мени! Ул бик көчле яңгырый. Дуна­евлар хәтта ки чеченнарда да очрый. Аның килеп чыгышын Дунай елгасы белән бәйлиләр. Икенче фараз буен­ча, кельт теленнән кергән топоним, диләр. Тиз ага торган су мәгънәсендә тәрҗемә ителә. Өченче фараз тагын да кызыклырак: көнчыгыш славян мәҗүсиләре шулай ук тиз агымлы елга-күлләрне Дунай дип атаган, һәм су иясе хөрмәтенә балаларына Дунай исеме кушкан. Ә сез үзегез бу хакта ниләр уйлыйсыз?

– Ул болай. Минем әти – Иван. Әтинең әтисе, ягъни минем бабай – Данила. Татарлар аны Миңлебай агай дип йөриләр иде. Бабамның атасы – Константин – Дунайда хезмәт иткән. Бәләкәй чагында Даниладан: «Атаң кайда?» – дип сорагач, ул: «Дунай­да да Дунайда», – ди икән. Безнең нәселгә бу фамилия шул рәвешле тагылган дип беләм. Сез әйткән фа­разларда да дөреслек бар.

– Тукай роле Сезгә киң һәм иркен иҗат юлы ярган кебек. Үр арты үр яулыйсыз. Каһарманнар мәсьәләсендә бер дә читкә кагылмагансыз. Сәхнәдә сезнең тарафтан кемнәр генә «тере-телмәгән!» Мирвәли («Өч аршын җир», А.Гыйлә-җев), Шамил Усма­нов («Шамил Усманов», А.Гыйләҗев, А.Яхин), Бәхтияр («Канкай углы Бәх-тияр», Т.Миңнуллин), Нурислам («Дуслар җыелган җирдә», Т.Миң-нуллин), Алексей («Илгизәр+Вера», Т.Миңнуллин), Фигаро («Шау-шу­лы көн яки Фигароның өйләнүе», П.Бомарше) һ.б. Исемлекне карасак, бүгенге көнгә кадәр Наил Дунаев150 ләп образга «җан өргән» икән. Ә менә шулар арасында кайсы персо­нажны кайтып-кайтып сагынасыз?

– Аеруча җор телле Фигаро хәтергә нык уелды. Нигә дисезме? Бу роль актер өчен – диңгез! Каһарман кайгыра да, шатлана да, алдый да, хәйләли дә. Шул ук вакытта систе­мага каршы көрәшә. Ул – трибун, ул – демократ, ул – гыйсъянчы.

– Утыз еллык өзеклектән соң әлеге комедиянең кабат сәхнәгә менүе дә гаҗәп.

– Элек кайбер спектакльләрне төшереп телевидение фондына тап­шыралар иде. Безне уйнатып кара­дылар. Искиткеч! Халык зал тутырып йөри башлады.– …һәм сезгә: «Наил Дунаев коеп куйган Фигаро», – дигән зур бәя бирелде.

– Гомумән, «Шау-шулы көн…» Камал театрының уңышы иде. Анда һәр артистның өлеше бар.

– Сез бит әле тыю-тыелулар за­маны шаһиты да. Цензура А.Гыйлә-җевнең «Өч аршын җир» драмасына, тумас борын «балта чаба».

– Әйе, әлеге әсәрне куярга әзерләнәбез, репетицияләр то­тынды. Ринат Таҗетдинов белән икебезгә Мирвәлине тапшырды­лар. Бик катлаулы образ. Кырык ел буе шикләнеп һәм куркып яшәгән ир-атның фаҗигасен ачарга кирәк. Шулай, дәртләнеп-илһамланып, җиң сызганып эшкә керешкәч кенә өлкә комитеты аңа «табу» салды. Егер­ме елдан соң, илдә җылы җилләр искәч, ул яңадан өстәл тартмасын­нан чыкты. Баш режиссер Марсель Сәлимҗанов: «Ирләр картаймый ул» – дип, кайчандыр Ринат белән миңа тәгаенләнгән Мирвәлине кире үзебезгә кайтарды.

 

– Аяз абый Гыйләҗев теләсә кайда теләсә кемне мактамас иде, әгәр ул: «Өч аршын җир»дә Наил Дуна­ев моңарчы күрелмәгән, моңарчы сизелмәгән яклары белән ачылып китте», – дигән икән, димәк, Сез уе­ныгыз белән язучының күңел кылла­рына чирткәнсез. Бөек драматургы­быз Туфан Миңнуллин белән иҗади уйналган рольләрегез шар ярып кычкыра.

– Туфан «читка»да әсәрләрен оста итеп укый иде. Аның пьесалары тирән мәгънәле иде. Тел байлыгы ис­киткеч иде.

– Дөнья шаулаткан «Гөргөри кияүләре»ндә Гөргөри Сезне күздә тотып язылды микән?

– Юк, драматург әсәрне башта Түбән Камадагы режиссер Анатолий Богатыревка бирә, ул аны үзешчән артистлар белән куя башлый. Башта әби-чәбиләр ду китереп уйный. Үзләре үзләреннән егылып көлә. Ләкин эш шуннан ары узмый. Чөнки профессиональ тәҗрибә юк. Уен хәтергә теркәлми.


– Шулай шул. Сәхнә әсәренең го­мерен өч кеше: драматург, режиссер, артист йә кыскарта, йә озынайта. Сез Туфан абыйга исем-кушаматлар кушканда шактый гына булыша­сыз. Үзенә күрә киңәшче буласыз. Ул: «Артистлар сәхнәдә үзләреннән өстәп җибәрә», – дип яратып кына зарлана иде.

– Кайчакта Туфан: «Ну, җегетләр, алай әйтмәгез инде», – дип безне кисәтә иде. Нишләсен, артистның теле кычыта инде. Гомер-гомергә – Тинчуриннар заманында ук артист халкы үзенең репликасын кыстыр­ган. Хәтта уен барышында кайбер күренешләрне алмаштырганнар. Бу бит әсәрне көчәйтү өчен эшләнә, зарар салу өчен түгел.


Төп текст: http://sahne.ru/sekhifeler/gomer-yre/2035

"Сәхнә". Нәбирә Гыйматдинова.  12.05.2017 ел.

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра