РусТатEng

Әсхәт Хисмәтов: Театрда эчеп килү дигән нәрсә булырга тиеш түгел

Төп текст: hp://mabuga.u/ews/?id=10299 Тамак ялгап алыйм дип, Камал театрның икенче катына, артистлар буфетына күтәрелдем. Юлымда Камал театры артисты Әсхәт Хисмәтов очрады.‐ Әсхәт абый, улыңны өйләндердеңме әле?‐ Мин үзем дә 27дә генә өйләндем, улыма әле 25 тулмаган.‐ Әйбәт хатын таба алыр микән?‐ Берәүнең дә маңгаена язылмаган, өлешеңә тигән көмешең инде...‐ Улыгызга акыл өйрәтәсезме?‐ Үзебезнең милләт кызына өйлән, дип кенә әйтәм.‐ Рольләрегез бармы соң?‐ Җиде спектакльдә катнашам, Аллага шөкер. “Ричард IIIтә уйныйм.‐ Ничә яшькә кадәр уйнарга хыялланасыз?‐ Пенсионерларны уйнатмаска дигән закон чыкса, китәсең дә барасың инде. Җитәкчеләргә рәхмәт, әле безне эшләтеп торалар. Тинчурин театры артисты мәрхүм Гата абый Нуруллин салган баштан килгән өчен Дамир Сираҗиев аны театрдан куып чыгарган иде. “Гата абый, сине куып чыгардылар, бу эшкә ничек карыйсың? ‐ дигәнгә: “Эчмәскә иде, үзем гаепле, ‐ диде Гата абый.‐ Сезнең театрга эчеп килгәнегез булдымы соң?‐ Юк! 40 ел эшлим, театрда эчеп килү дигән нәрсә булырга тиеш түгел. Бәйрәмнән соң да формада килергә тиешсең. Син бит кеше алдына чыгасың. Элек Илһам абыйның Опера театрында концертлары була торган иде. Концертлары өзелеп китсә, Илһам абый эчмәсә дә, аны исерек дия торганнар иде. Халыкка күп кирәкми бит, гайбәт чыгарырга... Шуның өчен Илһам абыйны обкомга чакыртып сүгә торган булганнар.‐ Марсель Сәлимҗановны сагынасызмы?‐ Аны сагынмый мөмкин түгел! Марсель абый мине үз итте. “Зәңгәр шәлдә ун ел буе Булатны уйнадым. Марсель абый белән эшләве рәхәт иде. Акчарлар. Габдрәхим. 19 сентябрь 2014 ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра