РусТатEng

Әзһәр Шакиров: «Гомер буе буйсынырга яратмадым»

Төп текст:hp://shahikaza.com//2015-01-22-08-47-32/2015-01-22-08-48-25/iem/8798-%D3%99z%D2%BB%D3%99-shakiov-gome-bue-buysyiyiga-yaamadyim.hml Шушы арада щепкинчыларның иң яше, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Әзһәр Шакировка да 75 яшь тула. 53 ел гомерен театрга багышлаган артист бүген дә сәхнәдә тамашачыны сөендерерлек образлар иҗат итә. Яраткан артистыбызның хәтер йомгагын бергәләп сүттек. “25 яшьтә картларны уйный башладым- Әзһәр абый, кемдер өлкәнәюе турында уйламый, кемдер картаям, дип борчыла. Ә сез яшегезгә еллар өстәлүен ничегрәк кабул итәсез?- Элек мин яшь турында уйламый идем, ә хәзер уйландыра. Кайвакыт төнлә уянгач, үземә 75 яшь тулганын уйлап, куркып китәм.- Күренекле сәнгать белгече Константин Станиславскийның: “Сәхнәдә артистка 30 елга хәтле эшләү генә авыр, аннары җиңеләя, - дигән сүзләре бар. Сез тойдыгызмы ул җиңеллекне?- Юк, җиңел димәс идем. Минемчә, киресенчә, 30 елдан соң авырая башлый. Үз-үзеңә таләпләр арта. Юкса: “Яшь чакта бик талантлы артист дип сөйлиләр иде, хәзер, картайгач, юк икән, - дип әйтәчәкләр. Чын талант, зур рольләр уйнаган артистлар сәхнәдә һәрвакыт янып уйный.- Яшь чакта буш вакытларыгызда эстрадада эшләп карагансыз. Эшкә дә чакырмый калмаганнардыр?- Күренекле җырчы Фәридә Кудашева мине үз концертына алып баручы итеп чакырган иде. Аның белән алтмышар көн республика авылларында йөргән чаклар булды. Ул вакытта халыкның Фәридә апаны яратуына шаккатып йөрдем. Аны үзебезнең авылга да алып кайттым. Бик популяр вакыты иде аның. Соңыннан Фәридә апа мине үз бригадасында эшләргә дә чакырып карады, әмма мин театрдан китә алмадым.- Күп артистлар өлкәнәя башлагач кына картлар ролен уйный башлый. Ә сезгә андый рольләрне уйнау яшьтән үк насыйп булган.- Театрда һәр кешенең үз язмышы. Тамашчы артистны, гадәттә, үз яшенә туры килгән рольләрдә генә кабул итә. Мин 25 яшьтә үк картларны уйный башладым. Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә спектаклендә Дәрвиш роле иде ул. Кайвакыт Шәүкәт абый Биктимеров, Равил Шәрәфиев минем улымны уйнап йөрделәр. Күрәсең, тамашачыны ышандыра алганмындыр, югыйсә, әтием яшендәге Габдулла абый Шамуков, Фоат абый Халитов, Гали абый Надрюков, саный башласаң, алар күп инде, уйныйсы рольләрне миңа уйнарга туры килде. Яшь чакта өлкән яшьтәге кеше булып уйныйсы килми. Шуңа күрә тамашачы очраганда миннән: “Син әллә кайчан карт идең бит инде. Әле һаман уйнап йөрисеңмени? - дип сорый. Аннары, тамашачы яхшы кешеләрне уйнаганны ярата. Фаҗигале язмышны гәүдәләндерсәң, аны кабул итә алмый.“Табиблар ярдәм күрсәтмәсә, бу дөньяда булмас идем инде- Тарих тәгәрмәче әйләнеп тора. Элек куелган әсәрләр кабат сәхнәгә менә. Шуларның берсе ‐ Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин ында уйнаган чагыгызны да искә алыгыз әле.- Без ул чакта Мәскәүдә укып йөри идек. Мин анда ханның Тән сакчысы булып уйнадым. Режиссер Ширияздан абый: “Сез бик көчле кыргый сугышчыларны гәүдәләндерәчәксез. Барысы да сезне күреп куркып калырга тиеш, - дип кисәтеп куйды. Без Равил Шәрәфи белән шулкадәр тырыштык, Хуҗа Насретдин хатынын уйнаучы, халкыбызның яраткан артисткасы Фатыйма апа Камалованың кулларын сындыра яздык. “Әй, балалар, үтердегез, үтердегез, - дип сәхнәдә тәгәрәде ул! Нәкый абый Исәнбәтнең әсәре һәрвакыт театрда булачак, чөнки ул үлемсез әсәр. Мин катнашкан Хуҗа Насретдин спектакле мең мәртәбә уйналган иде, дип сөйләделәр. Әлбәттә, театрыбызның бу эшен дә тамашачылар яратып карасыннар иде дигән теләгем бар.- Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр элек куелган телевизион спектаклендә нинди роль башкардыгыз? Бүгенге көндә төшерелә торганында да катнашасыз бит әле...- Мин элек анда Мансур ролендә уйнаган идем. Бу юлы әтисе Әбүзәр Гиреевичны уйныйм. Үземә табибларны намуслы, үз эшләрен яраткан кешеләр итеп күрсәтүне максат итеп куйдым. Әсәрдә хәзерге кебек үтерешләр, көне-төне эчүләр юк. Кешеләрдә эчке чисталык сакланган.- Тормышта үзегезгә дә табибларның изгелеген тоярга туры килмәдеме?- 34 яшемдә сукыр эчәгем шартлаган иде. Табиблар коткарып калды. Ике тапкыр йөрәк өянәге булды. Аларында да табиблар вакытында ярдәм күрсәтте, юкса әллә кайчан бу дөньяда булмас идем инде.- Театрда беренчеләрдән булып, тормыш юлыгыз турында “Язмыш дигән китап та яздыгыз. Аңа тотынырга нәрсә этәрде?- Бик каты авырып хастаханәдә ятканда, терелсәм, китап яза башлар идем, дигән уй килде башыма. Мин элек тә газеталарга мәкаләләр яза идем. Артист язмышы турында белү тамашачыга кызык бит. Аллага шөкер, укыган кешеләргә ошый ул. Бәлки минем язмыш катлаулы булганга әйбәт кабул итәләрдер. Аннары, мин рус артистларының китапларын да укып чыктым. Үземнең дә алар дәрәҗәсендә яза алуымны исбат итәсем килде. Руслар да татар артистының кем икәнен күрсеннәр, дип, ул китапның русчасын да бастырдым. Шәһри Казан. Люция Хәбибуллина.14.02.2015ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра