РусТатEng

«Бабасенька халык артисты булып эшли»

Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов ‐ татар театры тарихында 80 яшендә штатта эшләгән бердәнбер татар артисты. Мөгаен, артист һөнәренә шактый соң килүчеләр дә күп түгелдер ‐ Ирек абый 26 яшендә генә театр студиясенә укырга кереп, 29 яшендә зур сәхнәгә аяк баса. Моннан 50 ел элек! Кат-кат күрсәтелеп тә туйдырмаган «Беренче театр телевизион фильмындагы мут Вәли кияүдән башлап, «Әни килде спектаклендәге Инсаф, «Хуҗа Насретдиндагы Ахун, Әлмәндәр карт улы Искәндәр… Соңгылары ‐ «Өзелгән өметтәге Перчихин, «Бабайлар чуагындагы Җәүдәт… «Әлдермештән Әлмәндәрне тагын бер уйныйсы килә иде әле, «Соңгы тапкыр булса да, уйнап калыйк, ‐ дип Шәүкәттән сорап та карадык ‐ булмады. Шулай төшеп калды инде ул спектакль, ‐ диде Ирек абый, татар театры тарихындагы иң яхшы спектакльләрнең берсен сагынып. Рольләре күп булмаса да, Ирек абый әле театрда уйный, Алла боерса, уйнаячак. Аңа 80 яшь дип ишеткәч, ышанмыйча Камал театры сайтына кереп, аның туган елын карадым. Чыннан да ‐ 80, 1932 елның 6 гыйнварында туган. Шаярып сөйләшкәч тә… кем уйлаган! Хәер, артист язмышы белән аның үз сүзләре аша танышсагыз, дөресрәк булыр. 50 ел театрда эшләгән, 20 ел радиода «Хәерле иртә тапшыруын алып барган артистның затлы, матур тавышы һәр татарның күңеленә сеңгән. Шуңа күрә Ирек абыйның интонацияләренә кадәр күзаллый аласыз. «…Заводка слесарь булып урнаштым. Эретеп ябыштыручы Семен, мин кызыксынып сорагач, әкренләп үз эшенә өйрәтә башлады. Ул «салып, эшкә чыга алмаганда, мастер миңа аның урынында эшләп торырга да куша иде… Шулай матур гына эшләп йөргәндә, Ирек исемле егет урамда белдерү күреп ала: Качалов театры каршында театр студиясе ачыла, ике урыс, бер татар группасы җыеласы, ди. Әлмәт клубы сәхнәсенә чыгып, театр артистлары белән беррәттән концертта «Эшче операсыннан Нигъмәт ариясен башкара алган көчле тенорлы чибәр егет, балачактан артист булам дип хыялланып үсмәсә дә, студиягә килә. Ул студиягә 25 яшькә кадәр генә алалар булып чыга. Диңгезче егетнең яше дә узганны исәпкә алсаң… Кыскасы, комиссия икеләнеп кала. Ирек Баһмановны танылган җырчыбыз Фәхри Насретдинов яклап чыга: «Кыяфәтенә карагыз! Ә ничек җырлады! Моны җибәрергә ярамый! ‐ ди. «Алмасалар, башка һөнәр сайлаган булыр идем. Нефтьче-оператор идем бит мин, төзелеш һәм ремонт машиналары буенча механик… Бәлки, тормыш җитеш булган булыр иде, ‐ дип куя Ирек абый уйланып. ‐ Гомер шулай үтте… Ирек абыйның пессимизмына Артистның оптимизмы каршы төшә: «Гомерем буе яраткан эшемдә эшләгәч, арыдым, дип әйтәмме инде?! Гәрчә хезмәт хакы да аз иде, фатирсыз да йөрелде. Артист халкы гомере буе акчасыз булды, хәзер дә арттыру турында уйлаучы юк. Шундый каһәр суккан халык инде без: сезнең кул чапканга риза булып алданып эшлибез. Фәхри Насретдиновларны таң калдырырлык көчле тенор ни өчен беренче чиратта җырчы артист буларак ялтырамады соң? «Аерым рольләрдә җырларга туры килде. Баянда уйнап та җырладым. Әмма «Зәңгәр шәлләр эләкмәде. Андый рольләр өчен Азат Аббасов, Мәсгут Имашевлар бар иде, аннары ‐ Наил Әюпов. Аларның тавыш та, кыяфәт тә шәп! Студент чагында Академия театры сәхнәсендә уйнаштыргалаган булса да, штатта урын булмагач, Ирек Баһманов Күчмә театрга эшкә килә. «Өч ел эчендә гастрольләрдән туйдым. Гаилә бар, бала туды, фатир юк, ‐ дип искә ала ул елларын артист. ‐ «Гомер буе болай йөреп булмас, ‐ дидем дә, Әстерханга барганда, Сталинградка җиткәч, директорга кереп: «Гастрольдән кайтканның икенче көнендә эштән китәм, ‐ дидем. «Нәрсә кыздың? Уйла әле, уйла! ‐ ди. «Әйттем ‐ бетте! ‐ дидем дә, чыгып киттем. Чакыргач, барып уйнаштыргаладым, әмма бер киткәч, кайтмадым. Барыр җир юк, борчылып басып тора идем… Ирек Баһмановны «Татарстан радиосына да чакыралар, бераз гына телевидениедә дә эшләп ала. Ә театр, барыбер, тарта. Академия театры директоры Рәшидә Җиһаншина: «Ирек, акыллым, 70 тәңкәлек бер урыным гына бар. Риза булсаң, алам, ‐ ди. Моңарчы 85 сум алып эшләгән Ирек Баһманов бик рәхәтләнеп «җитмеш сумлык эшкә алына. 1964 ел була бу. «Рольләр бирә башладылар, ‐ ди Ирек абый. ‐ Соңрак партоешма секретаре итеп сайлап куйдылар. ‐ Ирек абый, бу Сезгә кирәк идеме? Гадәттә, җәмәгать эшендә рольсезрәк артистлар йөри кебек. ‐ Сайлап куйдылар инде. Бу дәрәҗә иде. ‐ Яратып эшләдегезме? ‐ Мактыйлар иде инде. Җыелышлар алып бара идем. Тәртипсезләрне сүгә идем… ‐ Сүгә идегезме?! ‐ А как же! (Уф, бу Ирек абыйның кайда шаярганын, кайда чынын сөйләгәнен аңламассың! ‐ Р.М.) Ачуланасың инде! Ул чакларда иҗат кешеләренең дә партукулары була иде бит. Бервакыт Әсхәт Хисмәт искә төшереп торды: «Ну, Ирек абый, партукуга бармаган өчен, бүлмәңә алып кереп, өстәл сугып, каты сүктең син, ‐ ди. «Арттырма, гомеремдә кешегә өстәл сукмадым, ‐ дим. ‐ Партиягә һәм якты киләчәккә ышанып эшләдегезме? ‐ Идеологиягә мин генә түгел, бөтен ил ышанды. Партиягә дә ышанып кердем. Ә хәзерге сәясәтчеләргә ышанмыйм. Безнең гомер узган инде, балалар кызганыч ‐ аларга тормышның мәгънәсезрәге килде. ‐ Артистка кайчан яшәве рәхәтрәк иде? ‐ Совет заманында, әлбәттә. Ел саен театрга өчәр-дүртәр фатир бирелде, бушаганнары да чиратта торучыларга калды. «Победа кинотеатры каршында иске йортлар бар иде. (Хәзер аларны сүтеп, «Туган авылымны салдылар ‐ Р.М.). Миңа фатирны шуннан Камал театры бирде. Ул бинада Екатерина патша килгәндә, ат абзары булган икән. Уенчык куйсаң, тәгәрәп китә торган авыш идәнле бәләкәй генә бүлмә иде. Аңа шатланганнар! Хәзер артист фатир ала аламы! Шулай булгач, ничек сагынмыйсың! Илдә тәртип булды. ‐ Бәлки сез үзегез чиста күңелле булганга, белмәгәнсездер генә… ‐ Җитешсез яклары бар иде. Ну хәзерге кадәр әшәкелек булмады. Үлгәнче сагыначакмын. Шундый дәүләт бу… ‐ Ирек абый, сез сәяси, милли хисләрегезне еш чыгармыйсыз кебек. Сезнең шаулап йөрмәвегез тыйнаклыкмы, зирәк акылмы? ‐ Каты гына әйтәсе килгән вакытлар була. Әмма андый гадәт юк. ‐ Интеллигентлыкмы? ‐ Шулайдыр. Мин кычкыруларны, күп сөйләүне яратмыйм. Артык әшәкелек булса гына, фикеремне әйтә идем. ‐ Зыялылык ‐ каныгызда. Сез нинди гаиләдән чыктыгыз? ‐ Әтием дә, инәем дә бик тәртипле кешеләр иде. Әтием беренче бөтендөнья сугышында катнашкан ‐ солдат булган карточкасы да саклана. Колхозлашу елларында үзен авыл советы рәисе итеп сайлап куйганнар. Әти иртәрәк китте. Алты бала үстек. Хәзер бер апам белән икәү генә калдык. Ирек абыйларның ике бүлмәле фатирының берсе уенчыклар белән тулы ‐ анысы 5 яшьлек Әминәнеке, икенче бүлмәдә берничә аккордеон, баян һәм фортепиано тора. Болары ‐ Ирек абыйның «байлыгы. «Зурысы минеке, монысы бүләк, ‐ ди ул аккордеоннарын күрсәтеп. ‐ Абый вафат булгач, истәлеккә аның гармунын да алып кайттым. Мин җебек кеше бит: үзем генә калгач, аккордеонда уйнап, моңланып елап утырам. Татар моңын нечкә тоемлыйм мин ‐ эстрада концертларына да шуңа йөрим. Аяклар йөргәндә йөриячәкмен әле. Кулбашы сынгач, аккордеонда гына уйнап булмый башлады. ‐ Пианинода Наргис уйнагандыр инде. ‐ Мин дә уйныйм, ‐ дип, Ирек абый инструмент янына утыра ‐ Үзлегемнән өйрәндем. ‐ Әңгәмә «музыкаль тәнәфестән соң дәвам итә. ‐ Кызым Наргис тә музыка мәктәбен тәмамлады. Казанның 18 нче инглиз мәктәбендә укыды ул, француз, инглиз телләрен өйрәнде. Француз телен бик ярата һәм камил белә. (Г.Камал театрында куелган «Тартюф әсәрен французчадан русчага Наргис Баһманова тәрҗемә итте, татарчага Илдус Әхмәтҗанов «шигъриләндерде. - Р.М.) Кызы турында сөйләгәндә күзләренә нур кунган Ирек абыйны бүлеп, куркып кына Рәшидә апа турында сорарга җөръәт итәм. ‐ Сорауга ук кәефем бозыла, ‐ ди Ирек абый. ‐ Уянып китәм дә, рәсеменә карыйм. Карыйм да, өзелеп сагынам. Бик матур яшәдек без аның белән. Кызганыч, ярты гомерен чирләп уздырды: башта сукырайды, аннары аяклары йөрмәс булды. Аягы йөргәндә концертларга алып бардым. Бик канәгать була иде. Кайбер артистлар (бар инде шундыйлар): «Нәрсәгә азапланып йөрисең? Күрми бит, ‐ диләр. «Күрмәсә, ишетә бит ул, минем янымда утыра ‐ аңа шул рәхәт. Нишләп аны рәхәтеннән өзим?! ‐ ди торган идем. ‐ Матур яшәү хатыныгызның бик акыллы булуыннанмы? ‐ Бик акыллы иде Рәшидәм, гайбәт тыңламады. Төрле сүзләр әйтеп шалтыратсалар: «Сөйләмәгез, мин үземнең Ирегемә ышанам, ‐ дия иде. Беркайчан бер-беребезгә каты сүз әйткәнебез булмады. Минем инәем дә бик ачуы килгәндә: «Бәхетең ачылгыры, ‐ дия иде ‐ иң каты сүгүе шушы. Әтинең бар ачулануы «Их, җегетләр! булды ‐ без шуны аңлый идек. Үземнең дә өйдә беркайчан да сүгенгәнем булмады. ‐ Ирек абый, Рәшидә апа белән ничек танышуыгыз турында сөйләгез әле. ‐ Әлмәткә кайткач, иптәш егет танцыга алып китте. Карыйм: матур гына кыз басып тора. Зур ак бөрчекле ал күлмәк кигән. Чәчләрен зур толым белән алдына салган. Күзем төште, биергә чакырдым. Ул мединституттан Әлмәткә практикага килгән Казан кызы икән. Медсанчасть тулай торагына кадәр озата бардым да, каравылчы биргән карандаш белән шырпы кабына телефон номерын язып куйдым. Казанга кайткач, шалтыраттым. Шул көннән башлап, өйләнгәнче, бер көн калмыйча, очрашып йөрдек. Буш вакыт булса, дәресләре беткәнне көтеп институт төбенә барып баса идем. Өйләнештек. Дүрт көн туй иттек. ‐ … ‐ Бөтен үкенечем шул… Бакуга гастрольгә китәр алдыннан кич белән Рәшидәнең кәефе начарланып, «Скорый 3 нче больницага алып китте. «Директор белән сөйләшим, «Әлдермештән Әлмәндәргә берәрсе кереп уйнар әле, ‐ дим кызыма. «Дәваларлар, бар, әти, бар ‐ дигәч, Наргисның сүзен тыңлап киттем инде. Көн саен шалтыратып торам, кызым: «Нормально, ‐ ди. Соңгы көнне «нормально диюеннән шикләндем. Кайтканда самолет белән Самарага очтык. Безне алырга театрдан Самарага автобус килде. Директор урынбасары Ранис белән Шамил Зиннурович үзара нидер сөйләшәләр. Күңелем сизенеп: «Берәр нәрсә булганмы әллә? ‐ дим. Шамил Зиннурович: «Рәшидә киткән бит, ‐ дигәч, бөгелдем дә төштем. Мин кайтасы көнне киткән. Иртән алып кайттылар, шул көнне күмдек. Бакуга нигә бардым икән дип үкенәм. Комадан чыгарырга мөмкин иде бит. Китмәгән булсам, врачларга үзем барып… сөйләшеп… Бәгырькәемне саклап калалмадылар… ‐ Оныкларыгыз күпме, Ирек абый? Берәрсе сезгә охшаганмы? ‐ Улым Инсарның дүрт баласының иң олысында ‐ Булатта бар шикелле. Икенче оныгым Камилә дә зур инде, кияүгә чыгарга җыена. Ә тагын икесе ‐ Рәүф белән Кайсар кечкенә әле. ‐ Яныгыздагы оныгыгыз Әминәне кемгә охшатасыз? ‐ Рәшидәне белгән кешеләр, Әминәне күргәч, «Бигрәк Рәшидәгә охшаган, ‐ диләр. Әминә миңа исемне үзе тапты: «Дәү әти, ‐ дип түгел, «Бабасенька ‐ дип дәшә. Шулкадәр ягымлы бала. Рәшидә холыклары бар. Рәшидәм бик сабыр булды, тәмле пешерә иде. Бөтен яктан килгән. Берәрсе килеп керсә, суыткыч буш булса да, юк кына әйбердән өстәл әзерләп куя. Кызым Наргис та шундый. Уңган, тәмле пешерә. Әнисе кебек… Декабрь аенда Әминәгә биш яшь тулды. Кызчыкны сөйләштереп: «Бабаң кем синең? ‐ дип сорасалар, «Бабасенька театрда халык артисты булып эшли, ‐ ди Әминә. Ирек абыйга әле «Халык артисты булып озак еллар эшләвен телик.Рузилә МӨХӘММӘТОВА, Сәхнә № 1
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра