РусТатEng

«Хәлил белән Галиябану язмышын Ходай язмасын»


Төп текст: http://shahrikazan.com/tt/2015-02-03-12-35-12/item/12057-h%D3%99lil-bel%D3%99n-galiyabanu-yazmyishyi...

Моннан берничә ел элек кенә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына килгән Фәннүр Мөхәммәтҗанов «Банкрот», «Мәхәббәт FM», «Хуҗа Насретдин», «Авыл эте Акбай», «Ричард III» спектакльләрендә уйнарга өлгерде.

Яшь артистка бу сезонда тагын бәхет елмайды. Режиссер Илгиз Зәйни аңа үзе куя торган Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» спектаклендә Хәлил ролен тапшырды.
Бүген Фәннүр Мөхәммәт­җанов белән укучыларыбызны якыннан таныштырабыз.

– Фәннүр, кайсы төбәкнең чишмә суларын эчеп үстең син? Театр юлыннан китәргә нәрсә этәрде?
– Мин Мамадыш районының Урта Кирмән авылыннан. 6 нчы сыйныфта укыганда Тукайның «Шүрәле»сен укытучы кушмаган килеш үзем ятлаган идем. Бүлмәгә бикләнеп, үземчә әсәрне рольләргә бүлеп укуым истә. Мәктәптә сыйныф җитәкчем Ренат Хәйруллин – мине иҗатка тарткан кешеләрнең берсе. Казанга килеп шигырь бәйгесендә катнашкан чакларым булды. Әнә шул шигырь, әдәби әсәрләр яратуым нәтиҗәсендә сәнгатькә тартылганмын инде.

– Мәктәптә ир баланың шигырь ятларга бик исе китми. Балачактан шигърият белән мавыгуыңның сәбәпләре бардыр бит.
– Мәктәптә укыганда үзем дә шигырьләр язгаладым. Алар район газетасында басылды. Аннары минем әтинең әнисе Хәлимә әбием электән үк мөнәҗәтләр яза торган иде. Ачлык елларын искә төшереп, үз язмышына багышлап яза иде ул аларны. Әтием 49 яшендә фаҗигале төстә арабыздан китеп баргач, аңа багышлап та чыгарды.

– Димәк, сәнгатькә тартылуың очраклы түгел.
– Минем концертлар алып баручы буласым килде. Шуңа да 9 нчы сыйныфтан соң театр училищесына киттем. Ә хәзер театр дөньясына килеп эләккәч, аның бөтенләй башка икәнен аңладым.
– Укуны тәмамлауга, Сезне курсыгыз белән Әтнә театрына җибәргәннәр иде. Ул чакта баш режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең Казанга чакыруын ничек кабул иттең?
– Мин башта Фәрит абый ча­кыргач аптырап калдым. «Монда сине беләләр, әйдә эшләп кара», – диде ул. Студент чакта «Зәңгәр шәл»дә уйнаган идем инде. Һәркемнең бу театрда каласы килә, чөнки ул – үлмәс театр. Шул чакта баштан аякка кадәр бөтен күзәнәкләрем сөенде. Менә бу театрда дүртенче сезонымны башлап җибәрәм.

– Моңа кадәр уйнаган роль­ләрең арасында күңелеңә кайсы якын?
– Аларның барысы да җиде кат тир түгеп эшләнгән. Шуңа күрә һәркайсы якын. «Мәхәббәт FM»дагы Илдус роле белән тамашачыга күрендем. Ә инде «Хуҗа Насретдин»дагы Чәчтарашны иң кызыклысы дип саныйм.

– Режиссер роль биргәч тә, шатлыгыңны иң элек кемгә җиткерәсең?
– Иң беренче әнигә шалтыратам. Ул мин уйнаган спектакльләрне карарга да килә. Диск­ка яздырып, әбигә дә күрсәтәбез. Алар миңа: «Улым, эшеңне ташлый күрмә, андый театрда бөтен кеше дә эшли алмый», – диләр.

– Һәр артист хыял белән яши. «Галиябану» куеласын ишеткәч: «Их, Хәлилне уйныйсы иде», – дигән уй килмәдеме үзеңә?
– Хәлил булып уйнау башымда да юк иде. Илгиз абый: «Менә сиңа Хәлил роле», – дигәч, шаярта дип уйладым. Аңа да: «Ялгышмыйсызмы соң?» дигән сорау бирдем. Классик әсәрдә уйнау шулкадәр җаваплылык өсти бит ул. Аннары үземне Хәлил итеп күз алдына китерә башладым.

– Хәлил белән нинди уртаклыкларыгыз бар соң?
– Икебез дә авыл балалары. Икебез дә байлар түгел. Оялчанлык, хөрмәт хисе, тапкан мәхәббәтеңне югалтудан курку – икебезгә дә хас.

– Әлеге рольне уйнау өчен үзеңә шундый мәхәббәт утларында яну кирәкме? Үзеңнең дә мәхәббәтең бардыр...

– Уйнаган вакытта бер-берең өчен янарга да, көяргә дә тырышасың. Аны кыланып кына эшләп булмый. Хәлилнең кичерешләрен аңлата белергә кирәк бит. Репетиция башлангач, партнерым Гүзәл Гюлвердиевага якын килергә дә ояла идем. Ул бик үткен, әйткәнне тиз эләктереп ала белә. Аның белән уйнау рәхәт. 20 яшьтән узгач, мәхәббәтнең дә нәрсә икәнен аңлыйсың. Мәхәббәт утында янсаң, аны үз каһарманың кебек уйныйсың. Минем яраткан кызым бар. Ул да сәнгать кешесе. Әмма театрда эшләми. Мин үземә Хәлил белән Галиябану язмышын Ходай язмасын, дип телим. Арага Исмәгыйльләр керүен теләмим.

– Әгәр үзеңә Исмәгыйль ролен биргән булсалар...
– Уйнаган булыр идем. Тис­кәре рольдә уйнау җиңелрәк тә әле ул.

– Мәктәптә «Галиябану» әсәрен укыган чакларың хәтердәме соң?
– Ул чакта без ул әсәрне аңлап җиткерми идек.Телевизордан караганда да Исмәгыйльне җенем сөйми иде. Ул караш хәзер башкача. Һәр кеше үз бәхете өчен көрәшергә тиеш.

– Репетиция вак­ытында нинди кыенлыклар белән оч­раштың?
– Үземне психологик яктан җиңәргә туры килде. Мәхәббәтне уйнау җиңел түгел. Җырлау өчен Айгөл Хәйридән вокал дәресләре алдым. Гармунда уйнавымны шомартырга туры килде.

– Анысына кайчан өйрәнгән идең?
– Минем бабайның ­энесе гармунчы иде. 5-6 нчы сыйныф­ларда үзем дә уйнарга өйрәнә башладым. Аннары мәктәптә гармунда уйнау серләренә төшендерделәр.

– Бүген авы­лдашларыңның үзең белән горурлануын сизә­сеңме?
– Әйе, укытучыларыбыз да безнең белән горурлана, дип уйлыйм. Без җырчы Гөлсирин Абдуллина белән бер сыйныфта укыдык. Авылдашлар Равил Шәрәфиев, Ринат Таҗетдинов кебек өлкән артистлар турында сорашалар.

– Үзең өлкән буыннан нинди сыйфатларын алырга тырышасың?
– Алардагы тырышлык, үз эшләрен ярату кебек сыйфатлар сокландыра мине.

– Тормышта нинди шигарь белән яшисең?
– Минем күңелгә Муса Җәлилнең:
«Көчлелегең белән горурланма,
– Кешелегең белән горурлан»
, – дигән юллары якын.

"Шәһри Казан". Люция Хәбибуллина. 01.10.2015 ел.

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра