РусТатEng

«Марсель күзәтеп тора кебек»

Төп текст: Әгәр исән булса, күренекле режиссер, СССРның халык, Россиянең Станиславский, Татарстанның Тукай исемендәге республика бүләкләре иясе Марсель Сәлимҗановка 80 яшь тулган булыр иде. 36 ел баш режиссер булып эшләү дәверендә йөздән артык спектакль куйган ул. Марсель Сәлимҗановның безнең арадан китүенә дә унөч ел вакыт узган.‐ Марсель үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә алмады. Театрның 100 еллыгында да ул булмады. Марсель арабыздан киткәч, әле күңелләрдә яра сыкраган чакта Туфан Миңнуллин, аның истәлегенә багышлап, китап чыгарган иде. Ул анда Марсельне «даһи дип атады. Без бүген татар театрын яратабыз икән, монда Марсельнең өлеше зур, ‐ диде режиссерны искә алу кичәсендә Татарстан Президентының дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев.Заманында ул Марсель абый куйган спектакльләрнең һәркайсын карап барган.Кичәдә Минтимер Шәрипович Президент карары нигезендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика бүләге булдырылуы хакында күңелле хәбәр дә ирештерде: 200 мең сум күләмендәге премия елга бер мәртәбә өч кешегә биреләчәк.Наилә Гәрәева, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:‐ Марсель Сәлимҗанов театрга җитәкче булып килгәндә, аңа нибары 34 яшь иде. Ул театрда да, актерлар йортында да һәрвакыт безнең арада булды. 70 нче елларда Туфан Миңнуллин театрга «Диләфрүзгә дүрт кияү пьесасын китергәч: «Кызганыч, Диләфрүз ролен уйнарлык артистың юк, ‐ дигәч, Марсель аңа каршы: «Нишләп булмасын. Наилә Гәрәева менә дигән Диләфрүз, ‐ дип җавап биргәнен хәтерлим. Миңа әле һаман да Диләфрүз дип эндәшәләр. Ул спектакль әле дә халык күңелендә яши. Мине тамашачыга таныттырган өчен, Марсель Сәлимҗановка чиксез рәхмәтлемен. Аннары ул миңа Ш. Хөсәеновның «Әни килде спектаклендә Ана ролен дә тапшырган иде. Шул чакта: «Оныгыңны Йосыф уйнаячак, ‐ диде. Фәритне дә, минем ышанычым, өметем, ди торган иде ул. Һәр кич саен театрда пәрдә ачыла, артистлар сәхнәгә чыга. Сәхнә артында Марсель Сәлимҗанов та безнең уенны күзәтеп тора сыман тоела миңа.Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның халык артисты:‐ Мине Мәсгут Имашев театрга алып килгәннән соң, Марсель абый үз курсына алды. Ул куйган бөтен спектакльләрдә диярлек уйнарга туры килде. Марсель абый безне кирәк чакта ачуланды, кирәк чакта яхшы киңәшләрен бирде. Марсель абый туры сүзле иде. Ул ялагайларны яратмады. Мин аңа гомер буе рәхмәтле.Наил Дунаев, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:‐ Без ялларны бергә үткәрә идек. Ул балык тотарга мине алып йөрде. Аның янәшәсендә кызык иде. Бервакыт яз көне яр буенда утырабыз, балык эләкми генә бит. Ул йокымсырап китте. Шунда мин аның кармагына су тутырылган шешә бәйләдем дә ташладым. Бервакыт яныннан узып барган бер ирнең: «Кармагыгыз чиертә бит, ‐ дигән сүзенә уянып китте ул. Шул чагында балык дип тартып чыгарып, шешәне күргәч ачуы килде.Хәлим Җәләлов, Татарстанның халык артисты:‐ «Диләфрүзгә дүрт кияү пьесасын укып чыккач, их, шушында берәр рольне уйнасаң иде, дип хыялланган идем. Шәкүр ролен уйнарга насыйп булды бит. Ул безнең белән бик яратып эшләде. Премьерага хәтле бер ай алдан билетлар сатылып беткән иде инде. Татарстанда ул спектакльне уйнамаган район калмагандыр. 18 ел эчендә Шәкүр ролен 600 мәртәбә уйнадым мин. Моннан 42 ел элек куелган спектакль бүген дә зур уңыш белән бара. Димәк, Марсель Сәлимҗановның рухы безнең арада яши.Марсель Сәлимҗановның хатыны Гөлнар ханым:‐ Туфан Миңнуллин аңа канат куйды. Марсель үзеннән соң яхшы актерлар калдырды. Аның тарафыннан куелган спектакльләрне елына бер тапкыр булса да телевидениедән күрәсе килә. Шәһри Казан. Люция Хәбибуллина. 14.11.2014 ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра