РусТатEng

«Нәүрүз» аралашу, фикер алышу өчен кирәк

Төп текст: Төрки халыкларның театр дөньясы көтеп алган XII Халыкара «Нәүрүз фестивале төгәлләнде. Анда алдан вәгъдә итүләренә карамастан, Хакассия, Тыва һәм Үзбәкстан театрлары килә алмады. Хәер, үзбәкләр ни өчендер фестивальгә килүне кирәк дип санамый. Быелгы фестивальнең Казахстанга багышлануы очраклы түгел, чөнки һәр «Нәүрүздә казахлар актив катнаша. Бу юлы да аларның өч театр коллективы килгән иде. Алматы шәһәренең М. Ауэзов исемендәге Казах дәүләт академия драма театры тамашачы хозурына «Коркыт тәүбәсе дигән риваять тәкъдим итте. Коркыт ‐ төрки дөньяның күренекле вәкиле. Ул ‐ киләчәкне алдан фаразлый белүче фикер иясе. Коркыт беренчеләрдән булып кубызда уйнарга өйрәнә. Аның халык күңеленә салынган көй-моңнары бүгенге көндә дә яңгырый һәм ватанпәрвәрлек хисләре уята. Әлеге әсәрне сәхнәгә Литва режиссеры Йонас Вайткус куйган. Яшерен-батырын түгел, әсәрне кайсыдыр тамашачы кабул итте, кайсыдыр юк. Чөнки монологлардан гына торган спектакль кешене ялыктыра. Ә сәнгать тамашачыны ялыктырырга тиеш түгел. Ул театрга ял итәргә килә. Камаллылар Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән «Ричард III спектак­лен тәкъдим итеп ялгышмаган. Шекспирның тарихи чынбарлыкка якын торган бу әсәре кардәшләр арасындагы сугыш, кан коеш, мәкер, хыянәт, хакимиятне законсыз биләп алулар ‐ барысы да тормыш күренешләре. Ул спектакль куелышы белән дә, артистларның уены белән дә тәнкыйтьчеләр коллегиясен җәлеп итте. Бигрәк тә Искәндәр Хәйруллинның уены алар күңеленә хуш килде. Спектакльдә режиссер таланты белән бергә артистларның да осталыгы күренә. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Хуҗа Насретдин спектакле нәкъ шушы фестиваль өчен диярсең. Биредә уйнаган һәр артистның уены кунаклар өчен дә кызыклы булды. Чөнки режиссер заманча алымнарны бик оста кулланган. Шуңа күрә спектакль теләсә кайсы халыкның күңеленә якын булырлык. Әсәрдәге Хуҗа тирә-юньдәгеләргә көтелмәгән күзлектән карарга сәләтле булуы белән дә үзенә тарта. Чаллы татар дәүләт драма театры фестивальгә Гальдониның «Ике хуҗаның хезмәтчесе дигән спектаклен алып килде. Аны Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән. Артистлар мавыктыргыч итеп уйнады, тик чит ил классикасында татар җырларын башкару, кул күтәреп дога кылу кебек күренешләр биредә артыграк. Артистларның кеше көлдерәм, дип импровизация алымын арттырыбрак кулланулары сизелде. Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры Ринат Әюпов куйган «Айрыз батыр спектаклен күрсәтте. Ул «Коркыт бабай риваятенең унберенче кисәге. Спектакльне тамашачының ничек кабул ителүен белү өчен залдагы балаларга күз салу да җитә иде. Колумбия режиссеры Алехандро Гонсалес аны «Гамлетка якын дип бәяләде. Артистлар уены да кунак­ларда җылы тәэсирләр калдырды. Спектакльдән соң ТӨРЕКСОЙ дирекциясе исеменнән коллективка медаль дә тапшырылды. Коллектив бу спектакль белән киләсе елга Төркия­дә узачак фестивальгә дә чакыру алды. Шекспир иҗаты буенча белгеч Алексей Бартошевич фестивальдә жюри түгел, тәнкыйтьчеләр коллегиясе генә булуын һәм урыннар бирелмәвен хуплады. ‐ Спектакльләрнең дәрәҗәсе шактый югары, алар бер-берсенә охшамаган, яшь режиссура көчле. Киләчәктә әлеге театрлар дөнья театрлары процессына кушылырга тиеш. Милли йомыклык театр өчен дә, тамашачы өчен дә бик куркыныч, ‐ диде ул. Тәнкыйтьче Елена Ковальская чыгыш ясаган театрлар арасында Алтай милли драма театры куйган «Туба спектакленең үзенчәлекле булуына басым ясады. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының «Кара йөзләр спектакленә дә югары бәя бирде ул. Әмма тәнкыйтьчеләр фикере белән тамашачы фикере туры да килми. Чөнки алар спектакльне башка күзлектән чыгып бәяли. Тамашачыга исә йә көлдерә, йә елата торган әсәр булсын. Ә инде фестиваль репертуарында андый әсәрләр булды. Әйтик, Кырым татарлары коллективын яулап алган алкышлар әле дә онытылмый. Казахлар исә әлеге фестивальдән зур канәгатьләнү алып китүләрен әйттеләр. Астана шәһәрендәге Яшьләр театры режиссеры Нурканат Жакынбай әле сигез ел гына эшләүләренә карамастан, үзләренә игътибар иткәннәренә рәхмәтен ирештерде. Алар фестивальгә спектакльләрне ничек сайлаулары белән дә кызыксындылар. Театр белгече Нияз Игъламов аларга беренче чиратта спектакльләрнең иң яхшылары сайлануын җиткерде. Катнашучыларга дипломнар һәм фестивальнең махсус билгеләре тапшырылды. Кырым татарлары киләсе фестивальне үзләренә багышлауны сорасалар да, фестиваль дирекциясе аны Якутиягә багышларга кирәклеген әйтте. Мондый фестивальләр үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен кирәк. Бу аларның алга таба үсешләренә дә йогынты ясамый калмас. Шәһри Казан. Люция Хәбибуллина. 11.06.2015ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра